Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Игътибар үзәгендә – әниләр

Әниләр көне уңаеннан район мәдәният йортына әниләрне чакырып котладылар.

Бәйрәм чарасына уллары махсус хәрби операциядә катнашкан, шулай ук Әфганстан һәм Чечняда хезмәт иткән якташларыбызның әниләрен, район оешмаларында эшләүче хатын-кызларны чакырганнар.

Кунакларны район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Җамалетдинов тәбрикләде.

- Ничә яшьтә булуыбызга карамастан, әниләрнең яхшы сүзе, аларның назлы карашы, акыллы киңәше балага да, өлкәннәргә дә кирәк. Күзләрегездә елмаю сүнмәсен, сезгә сәламәтлек, бәхет, гаилә иминлеге, үзара аңлашу һәм балаларыгыздан җылы мөнәсәбәт телим, - диде Илнур Минсәгыйть улы.

Бәйрәм чарасын бизәп, әниләр хөрмәтенә тагын бик күп җылы сүзләр әйтелде, матур җырлар башкарылды. Һәм, әлбәттә, район башлыгы Рамил Айбатов исеменнән бүләкләр тапшырылды.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Илсөяр Гайнетдинова фотолары һәм видеосы

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев