Хуш, бакча. Исәнме, мәктәп
31 май көнне Чирмешәннең иң зур балалар бакчасында - "Ромашка"да, 25 бала өчен чыгарылыш кичәсе оештырдылар. "Умарта" төркемендә тәрбияләнүче сабыйлар балалар бакчасы, тәрбиячеләр белән хушлаштылар. Бәйрәмгә ата-аналар да килгәннәр иде. Булачак беренче класс укучылары бүген бөтен осталыкларын күрсәттеләр: җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр. Аларны кече төркемнәргә йөрүче сабыйлар да озатырга килделәр,...
31 май көнне Чирмешәннең иң зур балалар бакчасында - "Ромашка"да, 25 бала өчен чыгарылыш кичәсе оештырдылар.

"Умарта" төркемендә тәрбияләнүче сабыйлар балалар бакчасы, тәрбиячеләр белән хушлаштылар. Бәйрәмгә ата-аналар да килгәннәр иде. Булачак беренче класс укучылары бүген бөтен осталыкларын күрсәттеләр: җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр.

Аларны кече төркемнәргә йөрүче сабыйлар да озатырга килделәр, абый-апаларына үзләренең теләкләрен ирештерделәр.
Балалар бакчасы коллективы чыгарылыш төркем балаларына бүләкләр дә әзерләгән, һәр сабыйга мәктәп кирәк-яраклары тутырылган сумкалар тапшырдылар.

Сүз уңаеннан, быел районда барлыгы 147 сабый балалар бакчалары белән хушлаша. Иң зур чыгарылыш - "Ромашка"да.

Гөлсирә Шәрифуллина фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев