Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Бәйрәмнәр

Чирмешәннең Титов урамындагы күршеләр яшерелгән 100 үрдәк эзләде

Чирмешәннең Титов урамындагы күп фатирлы йортларында яшәүчеләрнең бу атнадагы бер киче аеруча күңелле узды. Ишегалларындагы күршеләр бәйрәмендә аларга югалган үрдәкләр дә эзләргә туры килде.

Халык телендәге МСО йортларының берсендә гомер итүче Анатолий Мишкин да чараны кызыксынып күзәтте. 73 яшьлек пенсионер заманында МСОда экскаваторчы булып эшләгән.

-Бу йортларны 1979 нчы елларда төзеделәр. Монда 50 еллап гомер итәм. Күршеләр белән гел дус яшәдек: бәйрәме дә, эше дә уртак булды, - ди ул.

Әйе, яхшы күрше – ярты бәхет, диләр.

 

-Безнең гомеребез, туганнарга караганда да, күршеләр белән күбрәк уза. Тоз кирәксә дә күршегә йөгерергә гадәтләнгәнбез. Киләчәктә дә шулай тату булып, ярдәмләшеп яшәргә язсын, - диде бәйрәм кунакларын котларга килгән район башлыгы Рамил Айбатов.

Район җитәкчесе әйтүенчә, районда “Безнең ишегалды” республика программасы кысаларында барлык күп фатирлы йортларының ишегаллары төзекләндерелде һәм асфальтланды. Былтыр 8 шундый ишегалды ремонтланган.

-Моның өчен республика җитәкчелегенә, Рәисебез Рөстәм Миңнехановка бик зур рәхмәт, - диде ул.

“Яшьтәш” клубы каршындагы мәйданда узган яхшы күршеләрне: Нина Тявинаны, Мария Чернованы, Гөлфия Ибраһимованы Рәхмәт хатлары белән дә бүләкләделәр.

“Яшьтәш” клубы, “Орион” яшьләр үзәге белгечләре бу көнне күршеләрне тик тотмады. Җыр-бию дә, кызыклы уеннар да булды. Бер бәйгедә балалар һәм олылар ишегалдында яшерелгән 100 данә үрдәк һәм бака уенчыкларына кадәр эзләде. Таптылар барысын да, ишегалларының һәр почмагын яхшы беләләр икән.

ФОТОРЕПОРТАЖ 

Марат Гомәров фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев