Чирмешәннең Совет урамында оештырылган күршеләр бәйрәмендә милли уеннар яңарды
Быел район үзәгендә күршеләр бәйрәмен оештыру матур гадәткә әверелде.
Татарстан урамында, “Шагыйрьләр бистәсендә”, Көньяк микрорайонда... Инде менә Совет урамында яшәүчеләр өчен үзәк китапханә янындагы мәйданчыкта да зур чара үткәрделәр.
Район мәгариф бүлеге, “Алдынгылар хәрәкәте”нең район бүлекчәсе һәм “Орион” яшьләр үзәге хезмәткәрләре әзерләгән бәйрәм кичәсендә “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” акциясе кысаларында тугыз балага уку кирәк-яраклары тутырылган портфельләр тапшырылды.
Бәйрәмгә килүчеләрне район башлыгы урынбасары Надежда Гомәрова котлады.
-Күршеләр фестивальләре үткәреп, районда гамәлгә ашырылган проектларның нәтиҗәсен күрәбез. Күреп торасыз, төрле проектлар аша район үзәгендә парклар, ял итү урыннары, күп фатирлы өйләрнең йортлары төзекләндерелде. Балалар өчен махсус мәйданчыклар ясалды, йортларга асфальт җәелде, кешеләр өчен уңайлыклар булдырылды. Сезгә – райондашларга, өлкәннәргә һәм балаларга рәхмәт, чөнки барлык уңайлыклардан халкыбыз файдалана, балалар мәйданчыклары да буш тормый. Сезнең шундый дус күршеләр булуыгыз, бер-берегез белән ачык, аралашучан булуыгыз өчен аеруча рәхмәт, - диде Надежда Габдерәшит кызы.
Кайбер актив якташларыбызга бәйрәмдә Рәхмәт хатлары да тапшырылды. Өлкәннәр дә, балалар да уеннарда актив катнашып, барысы да бүләк иясе булды.
-“Күрше-фест” дигән бәйгедә катнашып, грант оттым, - ди “Алдынгылар хәрәкәте”нең район бүлеге җитәкчесе Гөлшат Җамалтдинова. – Бу чараны оештыруда шуның мөмкинлекләреннән дә файдаландык. Аерым игътибарны татар, рус, чуваш, мордва халыкларының милли уеннарына юнәлттек, чөнки аларның күбесе хәзер онытылып бара.
Бәйрәм кунаклары бергәләп җыелып “Түгәрәк уен” да уйнадылар. Чара җырлар һәм биюләр белән үрелеп барды.
Күршеләр шулай ук Кирпеч заводы бистәсендә дә очрашты.
-Без дә дус, тату яшибез, рәхмәт, юлларыбыз яхшы, суыбыз кергән, автобус йөреп тора, фельдшер-акушерлык пункты да булса, бөтенләй яхшы булыр иде, - диделәр бәйрәмдә биредә яшәүче олы яшьтәге апалар.
ФОТОРЕПОРТАЖ
Илсөяр Гайнетдинова фтолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев