Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чирмешәннең полиция хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте

Россия Федерациясе Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көнендә Чирмешән полицейскиларының күбесенә бүләк тапшырдылар.

Полиция бинасында узган тантанада район прокуроры Илдар Султанов, район башлыгы урынбасары Надежда Гомәрова, район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Муса Вилданов та катнаштылар.

Надежда Габдерәшит кызы район башлыгы Рамил Айбатов һәм шәхсән үз исеменнән полиция хезмәткәрләрен бәйрәмнәре белән котлады, аларга сәламәтлек, имин тормыш һәм җаваплы хезмәтләрендә уңышлар теләде.

-Хезмәтегез кешеләрнең иминлеген саклау белән бәйле. Җәмәгать тәртибе сагында тору, җинаятьләрне профилактикалау кебек җаваплы эшләр сезгә йөкләнгән. Рәхмәт сүзләренең аеруча зурысын хокук саклау органнары ветераннарына җиткерәм. Эчке эшләр органнарының барлык бүлекчәләрендә хезмәт куючыларга җиңел түгел, аларга куркыныч хезмәтләрендә уңышлар, ныклы сәламәтлек, рух ныклыгы телим. Алга таба да халыкның ышанычын аклап, намус белән эшләргә язсын. Үзегезгә һәм якыннарыгызга тыныч күк йөзе, бәхет-сәгадәт, хәерле-имин гомерләр телим, - диде ул һәм алдынгы хезмәткәрләргә район башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды.

Бүләкләргә, Мактау кәгазьләренә, Рәхмәт хатларына бу көнне күпләр лаек булды. Аларны Россия Эчке эшләр министрлыгының Чирмешән районы буенча бүлеге җитәкчесе Юлдус Билалов тапшырды.

-Безгә иң кыйммәтле әйберләрне: кешеләрнең хокукларын һәм иреген саклау ышандырылган. Илебезнең социаль, иктисади һәм сәяси тормышы безнең эшкә дә бәйле, дип була. Бүлекчә хезмәткәрләре үз эшләрен намус белән башкаралар, - диде котлау сүзендә Юлдус Госман улы.

Бүгенге чара барышында хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булганнарны бер минут тын калып искә алдылар.

Чирмешән полиция бүлекчәсендә ел саен иң яхшы хезмәткәргә якташыбыз -  хезмәт вазифаларын башкарганда һәлак булган хезмәттәшләре Мирсәет Кәбиров исемендәге премия бирелә. Быел әлеге бүләкне полиция капитаны Владимир Гласнов алды.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Гөлсирә Шәрифуллина фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев