Чирмешәннең Көньяк микрорайонындагы күршеләрдә балалар күп
Район үзәгенең Көньяк яңа микрорайонында яшәүчеләр дә күршеләр бәйрәменә җыелды. Әлегә биредәге 98 йортта 200ләп кеше гомер кичерә.
Мөшбикә мәчете артындагы яңа урамнарда нигездә яшьләр төпләнде. Шунлыктан “Татарстанда – җәй” кысаларында мондагы балалар мәйданчыгында узган чарага сабыйлары белән килгән яшьләр күп иде. Җыр-бию, уеннар, викториналар, мастер-класслар - оештыручылар кызыклы программа әзерләгән.
-Безнең якта бик күңелле, балалар күп. Күршеләр белән дус яшибез. Урамнарыбыз матур, юлларыбыз асфальтлы, яшәү шартларыбыз менә дигән! - диде монда яшәүче Надежда Гордеева.
Әйе, бу микрорайонны төзекләндерү буенча байтак эшләр башкарылды. Юлларны асфальтлаганда, янәшәсендә тротуарлар ясап калдырдылар.
-Кол Гали, Конев, Цаплин, Фролов, Чәчәкле урамнары, тыкрыклары юллары хәзер шома. Монда федераль акчаларга урамнарны төзекләндерү, яхшырту буенча соңгы дүрт елда барлыгы 250 миллион сумлап акча тотылды, - диде район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Муса Вилданов күршеләр бәйрәмендә. –Киләчәктә биредә юл билгеләре урнаштыру, җәяүлеләр кичүләре ясау проблемасын хәл итәргә кирәк булачак.
Муса Габделхак улы әйтүенчә, соңгы елларда Көньяк микрорайонда нефтьчеләр һәм бюджет тармагы хезмәткәрләре өчен “Татнефть” программасы буенча брус материалдан ике катлы 15 торак йорт төзелгән, “Татойлгаз” тагын өч йорт өлгерткән. Монда ятим балалар өчен йортлар булачак, Чәчәкле урамда 24 фатирлы, 3 катлы аренда торагы төзү каралган.
Күршеләр бәйрәменә килүчеләр менә шундый саннар, фактлар да ишетеп китте. Күршелек җепләрен ныгытуга зур өлеш кертүче, актив тормыш алып баручы Нуретдиновлар, Җиһаншиннар, Захаровлар, Долгополовлар, Гордеевлар, Волковлар, Әхмәтҗановлар, Улеевлар, Фроловлар гаиләләрен исә район мәдәният бүлегенең рәхмәт хатлары белән дә сөендерделәр.
ФОТОРЕПОРТАЖ
Марат Гомәров фотолары һәм видеосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев