Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чирмешәннең “Каенкай” балалар бакчасында әниләр ярышты

Район үзәгенең “Каенкай” балалар бакчасында әниләр көне уңаеннан бәйге оештырганнар.

Әзерлек төркеменә йөрүче балалар һәм аларның әниләре, барлыгы дүрт команда үз осталыкларын күрсәтте. Алар визит карточкасы, гаилә гербын ясау, иҗади конкурс һәм кулинар бәйгедә көч сынаштылар.

Жюри әгъзалары рус, татар, чуваш телләрендә башкарылган җырлар, бавырсак, хуплу кебек милли ризыкларны бәяләделәр.

-Чараның максаты - гаилә традицияләрен ныгыту һәм саклау, рухи-әхлакый кыйммәтләрне популярлаштыру, - ди тәрбияче, бәйрәмне оештыручы Валентина Насырова.

Бәйгенең нәтиҗәләре буенча Буслаевлар “Гаилә учагы”, Долговлар “Гаилә – гореф-гадәтләр сагында”, Филипповлар – “Иң максатчаннар”, Биккининнар “Активлык һәм инициатива өчен” номинацияләрендә бүләкләнделәр.  

Валентина Насырова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев