Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чирмешәнлеләр “ГаиләФЕСТ” фестивалендә күбектә дә коендылар

Чирмешән лицее мәйданчыгында үткән “ГаиләФЕСТ” спорт һәм иҗат гаиләләре фестивалендә Әхмәтҗановлар, Юнысовлар, Әхмәтжановлар, Сидоровлар, Горбачевлар, Алайдиновлар, Сәлаховлар командалары үз осталыкларын күрсәттеләр.

Араларында күпләргә яхшы таныш, төрле бәйгеләрдә еш катнашучы актив гаиләләр белән беррәттән әле тәүге тапкыр гына үзләрен сынап караучылар да бар. Оксана һәм Дамир Алайдиновлар кызлары Аделина, Ангелина белән килгәннәр. Гаилә башлыгы машина йөртүче булып эшли, тормыш иптәше – банк хезмәткәре.

-Бу фестивальдә катнашырга дусларыбыз чакырды. Алдан әзерләнеп тә килүебез түгел. Шулай да сынатмаска тырыштык. Күңелле килеп чыкты, көннең салкынча, җилле булуы да кәефне төшермәде, - диделәр алар.

Бәйрәмнең оештыручылары – “Орион” яшьләр үзәге хезмәткәрләре катнашучыларга нинди генә сынаулар әзерләмәгәннәр: команданың визит картачкасы, гаилә әгъзалары турында кросссворд чишү, вакытка селфи ясау, гаилә символын күрсәткән статуя ясау һәм башкалар. Яшьләребез сынатмады, барлык бәйгеләрдә дә үзләренең осталыкларын, тапкырлыкларын күрсәтте.

Катнашучыларны һәм бәйрәм кунакларын район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ольга Галеева сәламләде, һәр командага дипломнар һәм истәлек бүләкләре тапшырды.

“Алдынгылар хәрәкәте” активистлары төрле мастер-класслар оештырганнар. Аларның “Ромашкалы теләкләр аланына” язып калдырган телефон номерлары буенча махсус приз да уйнаттылар. “Яшьтәш” яшьләр һәм яшүсмерләр клубы, “Мәрхәмәтле йөрәк” социаль ярдәм күрсәтү үзәге хезмәткәрләре балалар өчен кызыклы уеннар оештырдылар. Бәйрәмнең иң яшь һәм иң өлкән кешеләре дә бүләксез калмады.

Бәйрәм ахырында, кич салкынча булса да, балалар күбекле шоуда күңел ачтылар.  

Илсәяр Гайнетдинова фотолары һәм видеосы

ФОТОРЕПОРТАЖ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев