Чирмешәндә быел өченче тапкыр “Суган даласы” бәйрәме узды
Чирмешәндә быел өченче тапкыр узган “Суган даласы” бәйрәмендә үзебезнең республика районнарыннан тыш, күрше Самара өлкәсеннән, Башкортостаннан да иҗат коллективлары үз осталыкларын күрсәтте.
Әлеге чара елдан-ел купшырак, күңеллерәк уза, катнашучылар саны да арта бара.
Бәйрәм кунакларын муниципаль район җитәкчесе Рамил Айбатов һәм Татарстан Республикасының мәдәният өлкәсендә инновацияләр һәм традицияләр саклау ресурс үзәгенең («Таткультресурсцентр») сектор мөдире Гүзәл Фаизова сәламләделәр.
Фестиваль кысаларында «Борынгы һәм стильләштерелгән милли җырлар» вокал һәм фольклор сәнгате (соло, ансамбльләр), «Гасыр йолалары» борынгы йолалар, “Суган ярышлары” һәм «Суганнан ясалган» дип аталган матурлык бәйгеләре үтте.
Бәйрәм барышында берничә мәйданчыкта мастер-класслар, балалар өчен уеннар да оештырдылар.
Шешминкадан Камилла Зубова бүгенге бәйрәм уңаеннан суган формасында имбир прянниклары пешергән, аларны матур итеп бизәгән. Кайберәүләр аларны Чирмешәннән сувенир булыр дип, күчтәнәчкә алдылар. Шулай ук җирле рецептлар буенча пешерелгән суган ашы, суган бөккәннәре дә тәкъдим ителде.
-Мин бүген кунакларны әби рецепты буенча пешерелгән суган бөккәннәре белән сыйлыйм. Әбиләребез камырны элек-электән колмак чүпрәсе белән куйганнар. Мондый камыр тиз генә искерми, бик тәмле, әчкелтем була. Суганны сыек майда кыздырасың, бераз тоз, ак май да салырга ярый, - ди Иске Котыштан Марина Рабина.
Суганнан тәмле ризыклар гына түгел, ә матур әйберләр дә ясап була, Иске Элмәледән Елена Селиванова чәчәк бәйләменә альтернатива тапкан – ул суган бәйләмнәре ясарга өйрәнгән. Бик матур килеп чыга. Мондый бүләк уңган хуҗабикәгә ошамый калмас.
-Без инде Чирмешән сәхнәсендә чыгыш ясаганыбыз бар, - диде Лениногорск шәһәреннән “Эрзя” ансамбле җитәкчесе Мария Шалина. – Бүгенге фестиваль дә безгә бик ошады. Бик матур җирдә уза, оештыручылар да тырышканнар, күргәзмәләр бай, рәхәтләнеп карап йөрдек. Аеруча милли өйчекләр ошады, бигрәк матур бизәгәннәр. Кунакчыл чирмешәнлеләргә рәхмәт яусын.
Гомумән, бәйрәм бик матур узды һәм кунакларга да ошады.
-Без Октябрьск шәһәреннән килдек. Сезнең районда беренче тапкыр. Өч сәгатьлек юл уздык, ләкин килгәнебезгә үкенмәдек. Чирмешән бик матур урында урнашкан икән, халкыгыз да ачык йөзле. Фестивальдә бик күңелле уза. Аеруча мичкә хәйран калдык. Мондый зурны күргән юк иде әле, - диде Башкортостаннан килгәк кунак, “Таллар” ансамбле солисты Нәфисә Шәңгәрәева. – Киләсе елга да килми калмабыз.
Фестиваль берьюлы берничә сәхнәдә узды. Зурысында ансамбльләр җырлар һәм биюләр тәкъдим иттеләр, кечкенәсендә - фольклор коллективлары борынгы йолаларны сәхнәләштерделәр. Чарада районда гомер кичерүче төп халыклар: татар, рус, мордва, чувашларның гореф-гадәтләре, мәдәниятләре дә күрсәтелде.
Ә инде метр ярым диаметр зурлыктагы табадагы суган пирогын мичтән алуларын бөтен мәйдан түземсезлек белән көтеп алды. Аны бик тиз таратып бетерделәр, “Бик тәмле булган”, - дип мактады халык.
Пирогның рецептын былтыр язган идек, ләкин быел да языгыз әле, дип сораучылар күп булды.
-Пирогның камырына 5 литр кефир, 1 чынаяк көнбагыш мае, бераз шикәр комы, бер кап чүпрә кирәк булды, эчлегенә 36 килограмм суган пешердек, - диде Туймәт авылыннан Ралия Бәдретдинова.
ФОТОРЕПОРТАЖ
Гөлсирә Шәрифуллина фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев