Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чирмешәндә христианнар олы бәйрәмгә әзерләнә

Пасханы мин көтеп алам, бу бәйрәмнән соң яңа ел башлана сыман. Ә бәйрәмнең төп сыйларының берсе - йомырка – тормыш символы булып санала.

Безнең Амур ягында әлеге бөек бәйрәмне барлык милләтләр бергәләп билгеләп үтәбез дияргә мөмкин. Бу көнне безгә 80-90 бала кереп котлый, билгеле, алар арасында мөселман балалары да була. Ә без аларга буяган йомыркалар һәм аның янына ниндидер гадәти булмаган (магниттагы рәсемнәр, календарьләр, тәм-томнар) күчтәнәчләр бирәбез. Еш кына буялган йомыркалар бетә һәм яңаларын пешерәбез. Бәләкәй вакытта үзебез дә шулай йөрдек, бик күңелле була иде. Үткән ел кызым да бу чарада катнашты, аның ничек  шатлануын күрсәң! Бу бит үзе бер тәрбия чарасы, балаларыбыз гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны белеп үсәләр дигән сүз.

Пасха бәйрәме өй җыештыру белән дә ассоциацияләнә. Без бәләкәй вакытта әби өйне агарта башласа, “Әби, бәйрәм җитәме әллә?” - дип сорый идек. Әбинең эремчек һәм йөзем белән, өсте ябык баллы пирог әзерләгәне истә, гомумән, камыр ризыкларын күп пешерә иделәр. Мордвалар бәйрәмгә ныграк әзерләнә кебек тоела.

Пасхага кадәр өйне, тирә-юньне чисталау, кыштан соң җыештыру гына түгел, үзенә күрә бөтен җирдә тәртип булдыру. Мин моны бәйрәм алдына калдырмыйча, берничә атна алдан ук эшләп куям. Ул да яшь вакытта әбиләрдән, әнидән килгән гадәт.

Бәйрәм алды кичендә пироглар пешерелә, әнинең мордва пирогы әзерләми калган елы юк. Соңгы елларда куличны сатып кына алырга гадәтләндек.

Постның беренче һәм соңгы атналарын булса да үтәргә тырышам. Пасха алдыннан, шимбә көнне телевизордан изге ут йөрешен карау безнең гаиләдә бер традициягә әйләнде, бөтен эшләрне ташлап  телевизор алдына утырабыз. Чиркәүдәге Пасха службасын да калдырмаска тырышам.

Пост вакытында һәм Пасха көнне зур эшләргә тотынмау хәерле. Бәйрәмдә күршеләр белән кунакка йөрешәбез, мөселманнар да бәйрәм белән котлый, бер табын артында сыйланабыз.

Пасханың тугызынчы көне – әти-әниләр көне дә зур бәйрәм, Бу көнне мазарлыкка барып, мәрхүмнәрне, якыннарыбызны искә алабыз, анда да чистартабыз, матурлыйбыз. Бу бәйрәмнәр, гомумән, безне берләштерә, очраштыра.

Ирина Суворова.

Чирмешән.

Ирина Суворова һәм Кадыйр Гомәров фотолары 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев