Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чирмешәндә хатын-кызларны аш мәҗлесендә сыйладылар

Чирмешәндә әниләр хөрмәтенә бәйрәм ашы уздырдылар, ресторанга берьюлы 100дән күбрәк кунак дәштеләр.

Кем генә сүз алмасын, вакытлыча махсус хәрби операция темасына тукталдылар, килешү юлы табылып, тизрәк тынычлык урнашуын теләделәр.

- Сезгә иң элек сабырлык телим, - диде район башлыгы урынбасары Габдерәшит Җамалтдинов. - Сәламәт яшәгез. Улларыгыз, ирләрегез корал тотып ил мәнфәгатьләрен якласа, сез монда булышу җаен табасыз: хәрбиләргә нәрсәдер бәйлисез, азык-төлек, бүләкләр җыеп озатасыз. Оешмалар да бу эштә бик актив. Барыгызга да рәхмәт.

Мобилизацияләнгән, хәрби хезмәткә контракт буенча киткән якташларыбызның әниләре, хатыннары, инвалид балаларның әниләре катнашкан бәйрәмдә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ләйләгөл Моксинова, хәрби комиссар Сергей Иванов, районның ветераннар (пенсионерлар) Советы рәисе Миләүшә Батыршина, район үзәгендәге Архангел Михаил храмы иерие Василий Имуков та чыгыш ясап, котлау сүзләре әйттеләр.

- Мондый чараны инде икенче ел оештырабыз, - ди районның инвалидлар җәмгыяте рәисе Мәдинә Талипова. – Кунакларга бүләкләр алуда, аш өстәле әзерләүдә булышканнарга рәхмәт җиткерәбез.

Әйе, кунакларны тәмле ризыклар, моңлы җырлар белән сыйлап, кулларына бүләк тә тоттырып җибәрделәр.

- Чакырулары өчен рәхмәт, - диде солдат әниләренең берсе – Сосновкадан килгән дүрт бала әнисе. – Улыбыз белән атна саен диярлек телефоннан сөләшәбез. Хезмәтеннән зарланмый. Сугыш тукталып, исән-сау кайтсын иде. Җитәкчеләргә бер үтенечебез генә бар – яңа өебезгә челтәр газы китерүдә булышлык кирәк. Моңа күп средство сорала. Ирем дә инвалид минем.

Якыннары өчен көн-төн борчылып, дәртләнеп яшәүче хатын-кызлар хет бүген берничә сәгатькә булса да мәшәкатьләрен онытып тордылар.

 

Кадыйр Гомәров фото һәм видеосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев