Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чирмешәндә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан митинг узды

Чирмешәннең Җиңү паркында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан узган тантанада Украинадагы махсус операциядә катнашучы якташларыбызга ярдәм иткән барлык кешеләргә рәхмәт тә белдерделәр.

Мәңгелек ут янында оештырылган чарада хәрби комиссариат, район үзәге мәктәпләре укучылары, оешмалар һәм учреждениеләр хезмәткәрләре, җәмәгать оешмалары вәкилләре һәм район халкы катнашты.

Митингка килүчеләр алдында муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Җамалетдинов һәм район ветераннар (пенсионерлар) советы рәисе Миләүшә Батыршина чыгыш ясадылар, чарада катнашучыларны Ватанны саклаучылар көне белән котладылар. Бу көнне без Ватаныбыз сагында торган геройларыбызны, егетләребезне искә алабыз һәм алар белән горурланабыз, диделәр, күгебез аяз, көннәребез якты булсын дип теләделәр.

Яу кырында ятып калган чирмешәнлеләр бер минут тынлык белән искә алынды. Тантанада катнашучылар алар хөрмәтенә Мәңгелек ут янына чәчәкләр куйдылар.

Гөлсирә Шәрифуллина фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев