Чирмешәндә үзенчәлекле балаларга Кыш Бабай бүләкләр алып килде
Район мәдәният йортындагы Чыршы бәйрәменә физик мөмкинлекләре чикле 86 баланы һәм авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрдән 175 сабыйны чакырганнар.
Дөрес, чарага барысы да килә алмаган: сезонлы авыруларның көчәйгән вакыты бит.
Чирмешәннән Дарина Долгополова бәйрәмгә әнисе белән килгән. Дарина 2 нче Чирмешән мәктәбенең 2 нче сыйныфында укый.
–Кызыбыз белән еш кына больницаларда ятарга туры килә. Шуңа күрә Дарина мондый бәйрәмнәргә аеруча яратып килә, алар аңа уңай йогынты ясый, күңелендә матур истәлекләр калдыра. Рәхмәт, безнең балаларны шулай сөендергәннәре өчен. Сабыйлар шат булгач, безгә – ата-аналарга тагын да күңелле, – ди Людмила Долгополова.
Бәйрәмдә Убырлы карчык, Куян, Елан, Кыш Бабай белән Кар кызы һәм башка әкият персонажлары катнашында театральләштерелгән тамаша тәкъдим иттеләр. Балаларга район хакимияте әзерләгән татлы бүләкләр дә өләштеләр.
Шул ук көнне “Орион” яшьләр үзәгендә дә, тәрбиягә алынган 35 бала өчен, чыршы бәйрәме оештырдылар.
Илсөяр Гайнетдинова фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев