Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Бәйрәмнәр

Чирмешәндә үткән Раштуа бәйрәмендә Мәскәү кунаклары да чыгыш ясады

Раштуа – христиан дөньясында иң олы бәйрәмнәрнең берсе. Гайсә Коткаручы туган көн уңаеннан район мәдәният йортында мастер-класслар һәм зур концерт оештырдылар.

Балалар сәнгать мәктәбе укытучылары һәм үзәк китапханә хезмәткәрләре фойеда, балалар белән, чыршы уенчыклары, бәйрәм открыткалары ясадылар.

Чарага килүчеләрне район башлыгы урынбасары Надежда Гомәрова һәм район благочинные Александр Филимонов тәбрикләде.

-Безнең район күпмилләтле. Төрле дин вәкилләре дус, тату, үзара аралашып яшиләр. Мөселманнар һәм христиан динен тотучылар Раштуа, Пасха, Корбан һәм Ураза гаетләрендә бер-берсен котлыйлар, кунакка йөрешәләр. Киләчәктә дә шулай дәвам итсен. Гаиләләрегезгә сәламәтлек, тынычлык, иминлек телим. Барыгызны да бәйрәм белән! - дип сәламләде тамашачыларны Надежда Габдерәшит кызы.

Сәхнәдә тамашачылар алдында район үзешчәннәре, балалар сәнгать мәктәбе укучылары һәм укытучыларыннан тыш мәртәбәле кунаклар да чыгыш ясады: Мәскәүдән Станиславский һәм Немирорвич-Данченко исемендәге музыка театры артисты Станислав Черненков һәм аның тормыш иптәше Ирина Черненкова Раштуа тропарен башкардылар.

“Раштуа фәрештәсе” рәсемнәр күргәзмә-бәйгесендә катнашкан малайларны һәм кызларны да сәхнәгә чакырып бүләкләделәр. Аларга татлы бүләкләр тапшырылды.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев