Чирмешән яңалыклары

"Безнең Чирмешән" газетасы - Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Бәйрәмнәр

Чирмешәндә Республика көне уңаеннан бәйрәм чаралары узачак

Республика көне уңаеннан, Чирмешәндәге өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернаты каршындагы паркта 27 август көнне бәйрәм чаралары узачак.

Кичке 17 сәгатьтә биредә балалар өчен мәйданчыклар эшли башлый, алар төрле бәйгеләрдә, уеннарда үз көчләрен сынап карый алачак.

Республика көне алдыннан чәчәкләр фестивале үткәрү дә традициягә әверелде. Быел да “Чәчәк ат, гүзәл Чирмешәнем!” район фестивалендә иң матур бизәлгән мәйданчыкларны ачыклаячаклар.

Бәйрәмне Казаннан килгән һәм җирле артистлар чыгышлары дәвам итәчәк, ахырдан дискотека булырга тиеш.

Шул ук көнне көндезге сәгать 12дә Яшьләр мәйданчыгында интерактив, тематик чаралар оештыру күздә тотыла.

фото редакция архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев