Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Бәйрәмнәр

Чирмешәндә машина йөртүче гүзәл затларны автоинспекторлар котладылар

Бүген автоинспекторлар машина йөртүче хатын-кызларны якынлашып килүче Халыкара хатын-кызлар көне белән котлау өчен туктаттылар.

Чирмешән районы автоинспекторлары һәм район башкарма комитеты җитәкчесе, юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча район комиссиясе рәисе Илнур Җамалетдинов, “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесе, район үзәге мәктәпләренең “Алдынгылар хәрәкәте”ндә катнашучылар белән берлектә 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан “Автоледиларга – чәчәкләр” профилактик акциясе үткәрделәр.

-Сезне язның тәүге бәйрәме белән котлыйм. Сәламәтлек, гүзәллек һәм юлларда куркынычсыз йөрүегезне телим, - диде Илнур Минсәгыйть улы.

Машина йөртүче гүзәл затларны туктатып, автоинспекторлар да бәйрәм белән котладылар, чәчәкләр бүләк иттеләр. Акция барышында, инспекторлар юл хәрәкәте кагыйдәләрен һәм руль артында куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү кирәклеге турында искә төшерделәр.

Гүзәл затлар сүзләренчә, автоинспекторлардан котлау сүзләре ишетү һәм чәчәкләр кабул итү алар өчен сюрприз булды.

Илсөяр Гайнетдинова фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев