Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чирмешән Сабан туенда көрәш батырына квадроцикл һәм тәкә бүләк иттеләр

Чирмешәндә район Сабан туе батыры Рәсим Шириевны квадроцикл, акчалата сертификат һәм тәкә белән бүләкләделәр.

Абсолют батыр Әлмәттә эшли, инженер, 22 яшьтә. Нәсел тамырлары Туймәттән.

-Моңа кадәр авыллар Сабан туенда җиңүче булдым, әмма районныкында беренче тапкыр батыр калдым, - ди Рәсим Булат улы. – Бу казанышыма бик шатмын.

Квадроцикл алуга иганәче – “БИО-АГРО” җәмгыяте акча биргән. Гомумән, татар халкының милли бәйрәмендә бүләкләр һәм бүләкләнүчеләр күп булды. Язгы кыр эшләренә йомгак ясап, иң уңганнарга истәлек бүләкләре тапшырдылар, мактау сүзләре әйттеләр.

Ат чабышларында алты төркемдә 25 ат узышты.

Ипподромда мотоблокларга утырып узышу – быелгы бәйрәмнең яңалыгы. Бу ярыш барышын күзәтү дә кызык икән.

Федераль казначылыкның республика буенча идарәсе җитәкчесе Рөстәм Хисаметдинов Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның Сабан туенда катнашучыларга һәм кунакларга сәламләвен ирештерде.

Район җитәкчесе Рамил Айбатов инициативасы белән милли өйчекләр бастырулары, аларны бизәп кунаклар каршылаулары, концерт та күпләргә ошаган.

Район Сабан туе хакында киләсе язмада тәфсилләбрәк язылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев