Чирмешәндә ике гаиләне медаль белән бүләкләделәр
50 елдан күбрәк стажлы гаиләләрне “Орион” яшьләр үзәгенә бәйрәмгә дәштеләр.
Чәчләренә чал керсә дә, аларның күзләрендә яшәү дәрте, бер-берсенә булган хөрмәтләре, мәхәббәтләре балкып тора. Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә “Орион” яшьләр үзәгендә юбиляр гаиләләрне хөрмәтләделәр.
50 елдан күбрәк бергә тату гомер иткән гаиләләрне зурлау Чирмешәндә матур традициягә әверелде. Чираттагы очрашуга районыбызның төрле авылларыннан 50, 55, 60, 65 ел бергә яшәгән үрнәк парларны чакырдылар.
Юбилярларны котларга район башлыгы урынбасары Надежда Гомәрова килгән.
-Бүген бу залда тәҗрибәле, күп еллар бергә яшәгән гаиләләр җыелган. Сез барлык шатлыкларны һәм авырлыкларны бергә үткәнсез. Тормыш юлыгызда күпне күргәнсездер, күпне кичергәнсез, ләкин барлык тормыш сынауларын намус белән җиңеп чыга алгансыз һәм бүген яшь гаиләләр белән тәҗрибә уртаклашасыз. Киләчәктә дә бер-берегезне санлап, матур, озын гомер итәргә насыйп булсын. Сезгә исәнлекле тормыш, бәхет телим, - диде Надежда Габдерәшит кызы.
Ул Иске Үтәмештән Наилә һәм Габдерәүф Җиһаншиннарга, Чирмешәннән Татьяна һәм Владимир Островскийларга “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале тапшырды.
Татьяна һәм Владимир Островскийларның гаилә коруларына 4 июньдә 50 ел тулган. Бер ул һәм бер кыз үстергәннәр. Татьяна Григорьевна 40 ел район үзәк больницасында шәфкать туташы булып эшләгән. Владимир Александрович хезмәт юлын укытучы буларак башлый, аннан соң төрле җитәкче вазыйфаларда эшли. Бүген дә районның аграр технимумын җитәкли. Бүген алар дүрт оныкның яраткан әби-бабасы. Тату тормыш серләрен безнең белән дә уртаклаштылар.
-Гаиләнең бәйләүче элементы булып балалар тора. Шушы нык нигезне булдыру өчен өйләнешәсең, гаилә корасың, гомер буе бер-береңә булган мәхәббәтеңне саклап, бер-береңә авыр вакытларда да, шатлыклы чакларда да терәк булып торасың. Бәхетле, тату, дус гаиләнең нигезе дә шунда, - диде Владимир Александрович.
Лашман авылында яшәүче Тәнзилә һәм Миндар Борһановларның гаилә коруларына 30 апрельдә 55 ел булган. Тәнзилә апа гомер буе тегүче булып эшләгән, Миндар абый - 30 елдан күбрәк авыл хуҗалыгы техникасы оешмасында эретеп ябыштыручы булып. Өч бала үстергәннәр. Хәзер инде җиде оныклары, биш оныкчыклары да бар.
-Гомер буе эшләдек тә эшләдек, тәртип бозып яшәмәдек, - ди юбилярлар.
Бәйрәмгә Югары Кәминкәдән Гөлсирә һәм Габбас Шәмсетдиновлар, Якты Таудан Динә һәм Рәхимҗан Мөслиховлар, Туймәттән Мәрьям Һәм Әнәс Галимовлар, Ульяновкадан Зинаида һәм Юрий Ивановлар, Чирмешәннән Наталья һәм Алексей Гордеевлар, Зәрига һәм Гомәр Могыйзовлар да чакырылган иде.
Юбиляр парларның барысына да Рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр һәм чәчәкләр тапшырдылар.
Шулай ук бәйрәмгә Чирмешәннән Мария һәм Максим Овсянниковлар, Татьяна һәм Рамил Баһаветдиновлар да нәни сабыйлары белән килгәннәр. Алар 30ар мең сумлык сертификатларга ия булдылар. Шулай ук “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесенең райондагы бүлеге җитәкчесе Гөлия Кәбирова әлеге яшь гаиләләргә балалар өчен махсус автомобиль утыргычлары һәм юбиляр гаиләләргә бүләкләр тапшырды.
Бәйрәм чәй табынында, җыр-моң, котлау сүзләре белән үрелеп барды.
ФОТОРЕПОРТАЖ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев