Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чирмешәндә яшәүче Матчановлар Нәүрүзгә куырдак та пешергәннәр

Безнең районда күп түгел үзбәкләр. Чирмешәндә, әйтик, унбишләп-егермеләп булыр. Шушы төрки кардәшләребезнең Нәүрүз бәйрәмендә пешергән пылауларын, куырдакларын авыз итеп кайттым.

Сәламәт сәламәтлек тели

Район үзәге больницасы поликлиникасында киемнәр алып-биреп торучы каратутрак йөзле, елмаеп кына торучы хатын-кызга игътибар иткәнсездерме, юктырмы, язмам герое шушы ханым гаиләсе белән бәйле. Сәламәт исемле ул, фамилиясе Матчанова, үзбәк хатыны. Менә шуларда кунак булдым әле.

Мин килгәндә гаилә башлыгы Таһир Матчанов ишегалдында, безнеңчә, йортларында учак тергезеп, казанда ит кыздыра иде. Нәүрүзгә пылау пешерүе икән.

- Ай-һай ит кисәкләре эре, - дигән булам, пылау пешерүдә нидер аңлаган сыман.

- Бездә аны шулай эре итеп салалар, аннан пылау пешеп чыккач, итне аерып алып ваклыйлар, - дип пылау пешерү серләрен уртаклаша башлады Таһир Рәхим улы.

Үзбәкләрдә пылау пешерү кебек җаваплы эшне шулай ир-атлар башкара икән. Олы мәҗлесләрдә, бәйрәмнәрдә зур казаннарда меңәрләгән кешегә пешерергә дә туры килә милли ризыкны. Нәүрүзгә дә шулай.

Татарларда традициясе юктыр инде, төрки халык булсак та, Нәүрүзне гаиләләрдә зурлап үткәрү йоласы сакланмаган, ул ныклап тамыр җәя алмаган. Бездә бу бәйрәм театральләштерелгән чара, берәр мәйданда Карга боткасы пешерү, концерт номерлары карау рәвешендәрәк үтә. Анысы да әле үзгәреш елларыннан соң. Без үскәндә Нәүрүз бәйрәменең барлыгын дәреслекләрдән генә укып белә идек. Ә менә Урта Азия, көнчыгыш халыкларында – бигрәк тә үзбәкләрдә, таҗикларда,  төрекмәннәрдә  Нәүрүз – электән килгән бик зур, олы бәйрәм. Хәтта Берләшкән Милләтләр оешмасы да 21 мартны 2010 елдан  “Халыкара Нәүрүз” көне дип игълан иткән.

Нәүрүз  фарсы теленнән “яңа көн” дип тәрҗемә ителә, көн белән төн озынлыгы тигезләшкән вакыт. Ул язгы яңарыш, уңдырышлылык һәм дуслык символы. Бу көнне туганнар, гаиләләр белән табын янында җыелып бәйрәм итү гадәте бар.

- Нәүрүзгә кадәр бурычлардан котылабыз. Кемгәдер авыр сүз әйткән булсаң,  алардан гафу үтенү, дуслашу зарур. Кеше  бу бәйрәмгә чиста күңел белән керергә тиеш. Барыбыз да сау-сәламәт булыйк, - ди Сәламәт Мәшәриф кызы.  

Матчановлар әйтүенчә, Үзбәкстанда Нәүрүзне зур-зур стадионнарга җыелып үткәрәләр, җыр-бию, күңелле уеннар, милли киемнәр, бай ярминкәләр, гаиләләрдә табын корулар – бу бәйрәм атрибутлары. Анда бар халык ихластан күңел ача...

Алар Чирмешәндә таныш үзбәк кардәшләрен өйләренә Нәүрүзгә, кунакка дәшкәннәр. Шәһәрдән оныклар белән балалары кайткан. Әйе, гореф-гадәтләрне оныклар күреп үсәргә тиеш.

 Телләр белү – зур байлык

Таһир һәм Сәламәт Матчановларның Чирмешәнгә күченеп кайтуларына унбиш еллап. Язмыштыр, 1958 елда Түбән Чегодай авылы кызы Минзада Дәүләтшина бәхет эзләп Урта Азия якларына чыгып китә. Анда үзбәк кешесенә кияүгә чыгып, ире белән тугыз бала үстерәләр. Алар Үзбәкстанның Төрекмәнстан ягындагы Хорезм өлкәсендә гомер иткәннәр.

- 2008 елда туганнарга кунакка кайткач, биредәге тормышны күреп монда күченергә булдык. Әни ягы тартты бугай, - ди мәрхүмә Минзада апаның улы Таһир абый.

Сүз уңаеннан әйтим, ул нотариус булып эшләгән Мәрьям апа Дәүләтшинаның туганы.

Әфган сугышын узган ветеран Таһир Матчанов әнисе районына кайткач, вахта ысулы белән Себергә барып эшләп йөргән. Хәзер Әлмәт якларында нефтьче, бер атна - эштә, бер атна - өйдә.

Матчановлар район үзәгендә иске йорт сатып алып, шунда яңа зур йорт өлгерткәннәр, эшле булганнар.

- Монда кайтканда бер сүз татарча, русча да белми идем. Бакчага күршеләр чыкса, кереп кача идем: дәшсәләр, җавап бирә, сөйләшә алмыйм бит, - дип ул елларны елмаеп искә төшерә Сәламәт. – Русча да, татарча да  өйрәндем инде акрынлап. Телләр белү – зур байлык.

Сүз уңаеннан, мин алар белән, улы Бәхтияр белән дә татар телендә аралаштым. Бәхтияр полиция капитаны, Лениногорскида яши. Бер уллары гаиләсе белән әлегә Алабуга шәһәрендә төпләнгән.

Пылау – табын сые

Пылау пешкән арада кунаклар өстәлдә булган башка сыйлардан авыз иттеләр. Матчановларның кибеттән ипи алганнары юк. Алар инде менә ничә еллар,  ипи урынына үзләренең төп милли ризыгын – татарның калын җәймәсенә тартым нан куллана. Үзләрендә аны тандыр мичтә пешерәләр. Әлеге ризыкны монда гади газ мичендә дә уңдырырга өйрәнгәннәр. Бәйрәмгә  аны да пешереп куйганнар. Нанны табындагы ир-ат, йоласы шулай дип аңладым, бисмилла әйтеп, берничә кисәккә кулы белән сындырып куйды.

- Монысы кабактан пешерелгән сумса, без аны кәде сумсасы дип атыйбыз. Анысы  да үзбәкнеке, - диде Сәламәт.

- Әйдәгез, тагын бер әйбер күрсәтим әле, - дип, ул аш бүлмәсендәге плитә өстендә пешеп чыккан ризык янына алып барды. - Монысы катты куырдак дип атала.

Куырдак, әһә, бу татарның куыру сүзенә тартым. Нидер куырып пешерүдер дигән  иде, тоемлавым  дөрес булган. Әлеге ризыкны пешерү өчен әүвәл бәрәңгене куырып, ягъни майда кыздырып алалар. Аннан ит, суган, су салып томалап пешерәләр. Өстәлгә шулай итеп катты куардык та чыкты.  

Гаилә башлыгы Таһир абый кунакларны сыйлаган арада пылау хакында да онытмады.

- Аны бездә мамык маеннан пешерәләр, алай тәмлерәк була. Монда көнбагыш мае кулланырга туры килә, хәер, болай да тәмле, ите генә күп булсын, - ди ул.

Майда чыжлаган ит өстенә суган, кишер салып кыздырганнан соң, казанга берничә кат юылган түгәрәк сортлы дөге салынды. Суын Сәламәт кушты, кул бармагының беренче буыны биеклегендә, сантиметр ярым чамасы. Башта Таһир абый барысын да каты утта кыздырса, аннан утны киметте, эш сүрән утка калды. Пылау пеште. Зур ит кисәкләре аерым алынып, вакланып, пылау өстенә салынды. Табында – пылау. Учакта пешкән, чын үзбәк пешергән.

Улларыбыз белән киленнәребез туйга кадәр күрешмәделәр

Таһир һәм Сәламәт Матчановлар ике ул үстергәннәр. Оныклары бар, улларын өйләндерүнең  тарихы бик кызыклы.

- Аларны өйләндерергә вакыт җиткәч, кыз эзләп, Үзбәкстанга юл тоттык. Үзебезнең авылга кайтып, туганнар белән җыелышып, кемдә нинди кыз бар дип киңәшләштек.  Алар әйтә инде фәләннәрдә кыз бар, фәлән кешеләрнең кызлары өлгергән. Шуннан соң әти-әниләре янына барып, кызларны сорадык. Ике-өч көннән  соң уңай җавап, ризалык алдык.

- Улларыгыз кәләшләрен күрмәгән идеме?

- Юк, бездә йола шундый. Туйда гына күрештеләр яшьләр. Аллага шөкер, матур яшиләр, киленнәребез акыллы булды. Үзбәк кызлары, хәтта үзебезнең урамныкылар. Ике улыбыздан өч оныгыбыз бар.

- Үзбәкләр туйларны бик зурлап ясыйлар диләр.

- Ике улыбызның да туйларын бер көнне үткәрдек. Анда 700ләп кеше катнашты. Киленнәрне каршы алгач, кафега киттек. Безнең анда Кумияп (комлы як) дигән авылда йортыбыз бар, район үзәге булмаса да,  Чирмешәннән зуррактыр да, җиде-сигез мең кеше яши. Өебез зур, кирәксә, анда да кайтып тора алабыз, - ди Сәламәт.

- Сагынасызмы?

- Ничек кенә әле. Кояшы,  җылысы белән үзенә тартадыр Үзбәкстан. Туган җир бит инде ул, андагы халык белән дә бик дус яшәдек, - ди Таһир абый.

- Халык дигәннән, чит ил кешесе күзлегеннән безнең Чирмешән халкы ниндиерәк?

- Монда безгә, син үзбәк дип,  кырын караучы юк. Татары, русы, чувашы, мордвасы – рәхмәт,  барысы да аһ итеп торалар. Әмма бездә халык ярдәмчелрәк сыман. Ә болай барысы да ачык күңелле, бөтен күршеләребез яхшы, менә янәшә күршебез Альбина Борисова бәйрәмгә кереп котлап чыкты. Бу хөрмәт билгесе. Монда кайткач аның ярдәме күп тиде. Шулай яшәүгә ни җитә?! - ди Сәламәт.

Табын артында сөйләшә-сөйләшә бәйрәм дәвам итте. Нәүрүзгә тагын үзбәкләр килде. Өстәл тулы ризык. Бу халык бәйрәм итә белә. Миңа әлеге гаилә белән аралашу бик күңелле булды, чөнки мәрхүмә әнинең ике апасы, сеңелесе Урта Азиягә китеп, үзбәкләргә кияүгә чыгып, шул якларда яшәделәр. Бер сеңелесе Миннур апа әле дә исән, Сәламәтләр авылында яши. Шулай итеп, Таһир абыйлар, Сәламәтләр миңа да бик кыеклап булса да, авылдашлар да булып чыга. Нәүрүз бәйрәме белән, Нәүрүз мөбарәкбад! Ә мин китим, рәхәтләнеп үзегезчә, үзбәкчә сөйләшеп утырыгыз. Чит җирдә туган телең, үз моңың аеруча газиз, якын бит ул.

Марат Гомәров фотолары һәм видеосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

7

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Афәрин, бик оста итеп язгансың! Үзбәк халкының кунакчыллыгы, уңганлыгы ярылып ята.Сәламәт гаиләсенә дә сәламәтлек телим.Бәйрәмнәр белән!