Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чирмешәндә Бөек Җиңүнең 78 еллыгы уңаеннан митинг булды

Быел да район үзәгендәге Мәңгелек ут һәм Азатлык сугышчысы һәйкәле янында үткән митингта халык бик күп иде. Димәк, без бүгенге тыныч, җитеш тормышыбыз хакына кылынган батырлык, сугыш кырларында аяусыз көрәшкәннәр хакында онытмыйбыз, хәтерне яңартабыз.

Ветераннарны, тыл хезмәтчәннәрен, гомумән, митингта катнашучыларны муниципаль район башлыгы Рамил Айбатов бәйрәм белән котлап, барысына да нык саулык, яхшы кәеф, уңай һәм шатлыклы үзгәрешләр, эштә һәм тормышта уңышлар теләде.

- 9 май – Җиңү көне – һәр кеше өчен кадерле, барлык буыннарны берләштерүче һәм бөтенхалык бәйрәме. 1945 елның маеннан 78 ел үтсә дә, вакыт совет халкы кылган батырлыкның бәһасен арттыра гына, алар безнең йөрәктә мәңге сакланыр, - диде ул.

Бу тантаналы чарада федераль казначылыкның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Әлфия Оленина  да катнашты һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның Бөек Җиңү көне уңаеннан Мөрәҗәгатен укыды.

Район хәрби комиссары Сергей Иванов, ветераннар (пенсионерлар) Советы рәисе Миләүшә Батыршина, дин әһелләре дә котлау сүзләре, теләкләрен җиткерделәр.

Тантаналы митингта, моңа кадәр хәбәрсез югалган дип саналучыларның туганнарына, гаиләләренә, барысы 21 кешенең, аларның һәлак булу яки җирләнү урыннары турында хәбәр – извещение тапшырдылар. Бу миссияне район җитәкчесе Рамил Айбатов үтәде.

- Соңгы ике елда мондый хәбәр райондагы 150 гаиләгә бирелде, - ди бу эшнең проект авторы, “Орион” яшьләр үзәгенең сәнгать җитәкчесе Ирина Суворова.

Бөек Ватан сугышына безнең районнан 19 мең 852 кеше киткән, шуларның 8534се кире кайтмаган: һәлак булган, хәбәрсез югалган. Бүген районда сугыш ветераннарыннан берсе генә исән-сау – 97 яшьлек Габделхак Җиһаншин Югары Чегодайда яши.

Полиция, янгын часте, медицина хезмәткәрләренең, мәктәпләр укучыларының Совет урамы буйлап марш атлап үтүләре митингка үзенә бер аерым бизәк, купшылык өстәде. Бер төслерәк хәрби киемнәрдән булулары да матур. Төрле “кайнар нокталарда” хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар быел аерым “тартмада” атладылар.

Бөек Ватан сугышында, махсус хәрби операциядә һәлак булганнарны бер минут тын калып искә алгач, залп белән, мылтыктан аттылар. Аннары район җитәкчеләре һәм оешмалар вәкилләре Азатлык сугышчысы һәйкәле түренә веноклар һәм чәчәкләр куйдылар. Тыл ветераннарын сыйлы табында да кунак иттеләр. Концерт та булды.

Бүгенге чарада уллары, ирләре Украинадагы махсус хәрби хәрәкәтләрдә һәлак булган якташларыбызның әти-әниләре, хатыннары да катнашты.

Бәйрәм чаралары авылларда да оештырылды, табыннар көйләнде.

Әле бүген, 14 сәгатьтә Чирмешән урамнары буйлап автойөрешкә старт бирелә, 20 сәгатьтә Мәңгелек ут янындагы мәйданда “Хәтер шәме” акция-концерты башлана.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Кадрия Гамирова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев