Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чирмешәндә Бөек Җиңү көнен бәйрәм иттеләр

Иртәдән җиләс, болытлы булды 9 май көнне. Алай да район үзәгендәге Мәңгелек ут каршындагы мәйданда узасы митингка йөзләрчә кеше килде.

Бөек Җиңү бәйрәмендә, елдагыча, иң әүвәл, сугыш кырларында ятып калганнарны искә төшерделәр, яудан кайта алган, тыныч тормышта да абруй казанып эшләгән, үрнәк булып яшәгән ветераннарга рәхмәт сүзләре җиткерделәр.

-Бөек Ватан сугышында җиңү – ул милли горурлык, хәрби дан һәм бүген ватанны саклаучылар сафларында хезмәт итүче яшьләр өчен ныклык һәм каһарманлык үрнәге, - диде район башлыгы Рамил Айбатов бәйрәм уңаеннан котлау чыгышында.

Тантаналы чарада федераль казначылыкның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Рөстәм Нуриәхмәтов катнашты, ул Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның Бөек Җиңү көне – бәйрәм уңаеннан Мөрәҗәгатен укыды. Аннары район хәрби комиссары Дамир Гайнуллинга, дин әһелләренә сүз бирделәр.

Район башлыгы Рамил Айбатов Украинадагы махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган якташыбыз Нияз Шәрифуллинга (Туймәт) адресланган Батырлык орденын аның хатынына тапшырды. Район җитәкчесе әйтүенчә, хәрби операциядә районыбыздан йөздән күбрәк ир-егет катнаша.

Мәктәп укучыларының, кадетларның һәм кайбер оешмалар вәкилләренең митингта марш атлап үтүен карап тору ничектер күңелне җилкендереп җибәрә, бәйрәмгә купшылык өсти. Рәтләре тигез, атлаулары ышанычлы.

Традиция буенча, район җитәкчеләре, оешмалар вәкилләре Азатлык сугышчысы һәйкәле һәм Геройлар Аллеясы түренә веноклар һәм чәчәкләр куйдылар. Бәйрәм хөрмәтенә залп та аттырдылар.

Бүгенге тантана барышында бәйрәм концерты булды, солдат боткасыннан да авыз иттерделәр. Митингтан соң тыл ветераннарын, сугышта катнашкан ветераннарның тол хатыннарын, махсус хәрби операциядә һәлак булганнарның гаилә әгъзаларын – барысы иллеләп кешене аш мәҗлесенә дәштеләр.

Бөек Җиңүнең 79 еллыгына багышланган чаралар 8 май көнне авылларда да оештырылды.

Җиңү хөрмәтенә бүген Чирмешәндә автойөреш тә була, аңа “Орион” яшьләр үзәге янындагы мәйданда старт бирелә.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Гөлсирә Шәрифуллина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев