Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чирмешәндә бер көнне өч бәйрәм билгеләп үттеләр

Чирмешәннең Сабантуе стадионы мәйданында бер көнне өч бәйрәм: Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре, Республика һәм Чирмешән авылы көннәре уңаеннан зур тантана оештырдылар.

Әйтерсең, һава торышы да нәкъ шул көнне көтте, иртәдән ялт итеп кояш чыкты, көн эссе дә, салкын да түгел иде. Ничәмә атна яуган яңгыр да туктап торды.

Әүвәл кеше азрак кебек күренде, ләкин бераздан халык мәйданга агылды. Чирмешәнгә кадәр юлның ике ягында да автомобиль куярга урын калмады.

“Татнефть” карамагындагы предприятиеләр мәйдан тирәсендә  үз почмакларын булдырганнар. “Татнефть” ААҖе генераль директоры урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев, әлеге җәмгыятьнең профсоюз комитеты рәисе Рифдар Хәмәдьяров, ТР Дәүләт Советы депутаты Людмила Рыбакова, Казандагы Чирмешән якташлыгы җәмгыяте рәисе Раушания Сәүбанова, район башлыгы Рамил Айбатов һәм башка мәртәбәле кунаклар район мәгариф хезмәткәрләре бизәгән милли өйчекләр белән таныштылар, мастер-класслар карадылар.

Мәйданда бәйрәм театральләштерелгән тамаша белән башланып китте. Мәдәният хезмәткәрләре нефтьчеләрнең көндәлек эш - тормышыннан өзекләр күрсәттеләр. Тамашачылар премиум класс автомобильләрен күрү бәхетенә дә иреште, бигрәк тә яшьләр өчен бу кызыклы булды, монда фотога да күп төштеләр.

Район башлыгы Рамил Айбатов бәйрәм тантанасын ачып, районның социаль-икътисади үсеше хакында сөйләде, монда нефтьчеләрнең дә зур ролен атады.

Республикабыз һәм “Татнефть” җәмгыяте җитәкчелеге ярдәме белән районда соңгы елларда яңа йортлар калыкты, юллар салынды, парклар төзекләндерелде, мәгариф һәм медицина учреждениеләре, клублар, ФАПлар төзелде, күп кенә социаль учреждениеләр капиталь ремонтланды, сәламәтлек саклау өлкәсе үсеше өчен зур эшләр башкарыла, яңа җиһазлар сатып алына – болар барысы да район үсешен, аның халкының тормыш-көнкүрешен яхшырту максатыннан эшләнә.

-Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне безнең район һәм, гомумән, республика өчен зур әһәмияткә ия, чөнки нефть тармагы республика тормышы белән бәйләнештә. Туган җиребез, рсепубликабыз киләчәктә дә чәчәк атсын, дөньялар тыныч булсын. Сезгә һәм гаиләләрегезгә уңышлар, нык сәламәтлек, бәхет һәм муллык телим, - диде Рамил Тәлгать улы.

Район җитәкчесе чирмешәнлеләр исеменнән район үсешенә ярдәмнәре өчен республика Рәисенә һәм "Татнефть" җитәкчелегенә рәхмәтен ирештерде.

Сүз уңаеннан, нефть тармагында 660 чирмешәнле хезмәт куя һәм бүген аларның иң-иңләрен мәйдан түренә чакырып, Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары, юбилей медальләре, тармак бүләкләре тапшырдылар.

Бәйрәм программасы танылган эстрада җырчылары чыгышлары белән дәвам итте.

Ә мәйданның икенче почмагында халык төрле ярышларда көч сынашты, балалар уеннарда күңел ачты. Бәйрәм уңаеннан нефтьчеләр балаларны да сөендерделәр: сабыйлар бушлай батутта уйнадылар, поп-корн һәм татлы мамык белән сыйландылар.

ФОТОРЕПОРТАЖ 

Гөлсирә Шәрифуллина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев