Чирмешәндә балалар өчен бәйрәм узды
1 июнь көнне өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернаты каршындагы паркта “Чирмешән – бәхетле киләчәк территориясе” дип аталган бәйрәм чарасы оештырылды.
Бирегә балалар иртән үк агыла башлады. Чирмешәнлеләр генә түгел, авыллардан да килгәннәр.
Балалар өчен 1 июнь - һәрвакыт иң күркәм һәм иң көтеп алынган бәйрәм, чөнки мәктәпләрдә укулар тәмамланган һәм каникуллар башланган вакыт бу.
Әлеге чарада уку елын яхшы билгеләргә генә тәмамалаган укучыларның да күңелләрен күрделәр, аларга бөтен халык алдында грамоталар һәм акчалата сертификатлар тапшырдылар.
Районның сәләтле балалары катнашындагы бәйрәм концерты да күпләрнең кәефен күтәрде.
Балалар өчен интерактив һәм күңел ачу мәйданчыклары да эшләде. “Орион” яшьләр үзәге, “Яшьтәш” яшүсмерләр клубы, китапханәләр, мемориаль үзәк, туган як тарихы музее, балалар сәнгать мәктәбе - барысы да балаларга бәйрәм рухы тудырырга тырыштылар, сабыйларны бүләкләр белән сөендерделәр. Әти-әниләр әлеге учреждение хезмәткәрләренә рәхмәт сүзләрен ирештерделәр.
Дөрес, нишләптер, быел биредә күңел ачу мәйданчыклары азрак булды, аның каравы балалар рәхәтләнеп “коры” фонтан тирәсендә уйнадылар һәм бушлай карусельдә әйләнделәр.
ФОТОРЕПОРТАЖ
Гөлсирә Шәрифуллина фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев