Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Бәйрәмнәр

Чирмешәндә Әфган сугышы ветераннары иптәшләрен искә алдылар

Бүген, 15 февральдә Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына 36 ел булды. Шушы уңайдан Чирмешәндә әфганчы-ветераннар кабат бергә җыелды.

Азатлык сугышчысы һәйкәле янында узган митингта шактый хәтирәләр яңарды.
Мәгълүм булганча, Әфган сугышы 1979 елның 25 декабрендә башланып, 1989 елның 15 февраленә кадәр дәвам итә. 9 елга сузылган андагы хәрби бәрелешләрдә илебездән 13 мең 860 кешенең гомере өзелгән. Әлеге канкоешларда хәрби хезмәткә илебезнең төрле төбәкләреннән чакырылган 362 райондашыбыз катнашкан. Бәхеткә, безнең районнан бу сугышта һәлак булучылар юк. Тик тыныч тормышта арабыздан китүчеләр шактый. Бүген районда 56 әфганчы яши.
Митингка җыелган якташларны район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Җамалетдинов, Чирмешән һәм Аксубай районнары хәрби комиссары Рушан Даутов, районның хәрби хәрәкәтләр ветераннары советы рәисе Наил Котбиев сәламләделәр. Мәңгелек ут түренә веноклар, чәчәкләр куйдылар. Мәрхүмнәрне бер минутлык тынлык белән искә алдылар.

автор фотолары һәм видеосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев