Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Бәйрәмнәр

Чирмешәндә 50 елдан күбрәк гомер иткән парлар өчен бәйрәм оештырдылар

Гаилә – тормышыбызның нигезе, дәүләтнең киләчәге. Озак еллар бергә тату гомер иткән гаиләләрне хөрмәтләү Чирмешәндә матур традициягә әверелде.

Чираттагы очрашуга районыбызның төрле авылларыннан 50, 55, 60 ел бергә яшәгән матур парларны чакырдылар.

Юбилярларны бәйрәм белән котларга район башлыгы Рамил Айбатов та килгән иде.

-Сез күп еллар бер-берегезне хөрмәт итеп яшәгәнсез. Һәр кешене, аның кайда булуына, нәрсә белән шөгыльләнүенә  карамастан, өендә якын кешеләре, гаиләсе көтеп торырга тиеш. Бер-берегезне санлап, матур, озын гомер иткәнегез өчен рәхмәт. Мин сезгә исәнлекле тормыш, бәхет телим, балаларыгыз да сәламәт булсыннар, оныкларыгыз сөендереп, ярдәм итеп торсыннар, - диде Рамил Тәлгать улы.

Гаилә ныклыгын, бердәмлеген саклап, 50 ел бергә аңлашып яшәгән парлар күңелдә хөрмәт һәм соклану уята. Әмир авылында пар канатлы, сикәлтәле гомер юлларыннан матур итеп бергә атлаучы гаиләләр күп. Шуларның берсе Рәис һәм Кәримә Фәрхетдиновлар - эш сөючән, гади, тәртипле гаилә.

Алар 1975 нче елның 10 ноябрендә гаилә коралар. Ике ул, бер кыз үстерәләр. Рәис абый гомере буе колхозда - тракторда, Кәримә апа сыер савучы булып эшләгән.

Лагерка авылында яшәүче Елена һәм Дмитрий Корниловлар да быел алтын юбилейларын үткәргәннәр. Икесе дә гомер буе колхозда эшләгән, дүрт бала үстергәннәр. Әлеге матур, тырыш гаилә балаларының, оныкларының уңышларына сөенеп яши.

Бәйрәмгә Иске Үтәмештән Әминә һәм Рафаил Кашаповлар, Ивашкино авылыннан Валентина һәм Владимир Красильниковлар, Югары Чегодайдан Гөлсирә һәм Шамил Мусиннар, Әккәрәйдән Нина һәм Илья Аткамовлар, Чирмешәннән Юлия һәм Николай Сергеевлар, Кара Чишмәдән Дания һәм Ягъфәр Шәйхетдиновлар да чакырылганнар иде.

Ямьле, ихлас, җылы бәйрәм булды. Кунаклар нык гаилә кору, озак еллар шулай бергә яши алуның серен чиште. Алар танышу тарихы, кавышу, балалар үстерүләре турында да сөйләде.

-Бәхетнең сере бер-береңне аңлап, бер-береңә юл куеп, тигез тормыш итү, -диде бәхет сере турындагы алып баручыларның соравына Гөлсирә апа Мусина. – Аннан соң без бераз ачуланышсак, мин Шамилга: “Әйдә, чәй эчек,” – дия идем. Чәй эчкәч, бар да онытыла, эш ходка китә шуннан.

Чарага чакырылучы гаиләләрне хөрмәтләп сәхнә түреннән җырлар агылды.  Дистәләгән еллар тормыш диңгезендә бергә йөзгән әлеге гаиләләрнең  “Аллага шөкер, матур яшәдек”, – дип әйтергә тулы хаклары бар. Һәр аткан таң бәхет нуры сирпеп, мәхәббәт хисе  күңелләрен гомер буе яктыртып, җылытып торсын иде.

-Безне шулай олылап шундый матур бәйрәмгә чакырганнары өчен бик зур рәхмәт. Шулкадәр күңелле булды. Аралаштык, җырлар тыңладык, бүләкләр алдык, - диде Әккәрәйдән килгән Нина Викторовна.

Юбиляр парларның барысына да район башлыгы Рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр һәм чәчәкләр тапшырды.

ФОТОРЕПОРТАЖ 

Гөлсирә Шәрифуллина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев