Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Бәйрәмнәр

Чирмешән Сабан туенда кыр батырына трактор бүләк иттеләр

Чирмешәндә Сабан туе быел да бик купшы, матур итеп оештырылды. Бүләкләре генә ни тора?! Әнә кыр батыры бәйрәмнән – мини-трактор, ә көрәштә җиңүче питбайк, гади генә әйткәндә, мотоцикл алып кайтып китте.

Шәп тамаша

Байтак якташларыбыз район Сабан туеның нәкъ менә башлану тантанасын карарга ярата. Җирле режиссерларыбыз моны яхшы белә: шуңа быел да кызыклы, эчтәлекле композиция әзерләгәннәр. Артистларыбыз бәйрәмне “Сөлге җыю” күренешеннән башлады. Бөек Җиңүнең 80 еллыгын үткәргән һәм Россиядә игълан ителгән Ватан сакчысы елында тамаша патриотик, хәрби рух белән сугарылган иде.

Хезмәткә – хөрмәт

Сабан туе кунакларын, якташларыбызны район башлыгы Рамил Айбатов тәбрикләде. Руханиларыбыз – район мөхтәсибе Рамил Ибраһимов һәм район благочинные Александр Филимонов та халыкны котлап сүз алдылар.

Федераль казначылыкның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Рөстәм Нуриәхмәтов халкыбызга Республика Рәисе Рөстәм Миңнехановның тәбрикләвен ирештерде һәм якташларыбызны бүләкләү тантанасында катнашты. Бәйрәмдә районыбызга да бүләк бар иде. “Татарстанның мәдәни башкаласы” республика бәйгесендә районыбыз икенче урынга ия, моның өчен бүләкне район башлыгы Рамил Айбатовка тапшырдылар. Район җитәкчесе шәхсән үзе дә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Урының түрдә, игенче

Сабан туе мәйданында иң хөрмәтле, иң мактаулы урын – сабан батырларына, игенчеләргә, терлекчеләргә. Мәйданда авыл хуҗалыгы тармагында армый-талмый хезмәт куючы механизаторларны, сыер савучыларны, белгечләрне алкышлап каршы алдык. Россия Федерациясе, Татарстан һәм Чирмешән районы әләмнәрен тантаналы күтәрү мактаулы миссиясе “БИО-АГРО” җәмгыяте механизаторы Рәмзил Гарифуллинга, “Ильхан” җәмгыяте сыер савучысы Алсу Кәримовага, күп тапкырлар район Сабан туе батыры булып калган Марат Кәримовка тапшырылды.

Әлбәттә, бүген мәйдан уртасында торган кызыл төстәге мини-трактор (иганәчесе “БИО-АГРО”) кемгә булыр икән, дигән сорау күпләребезнең күңелен кытыклады. Быел бу зур бүләк “БИО-АГРО” җәмгыяте механизаторы Рәмзил Гарифуллинга насыйп. Чирмешәндә яшәүче, тумышы белән Түбән Кәминкә авылыннан булган әлеге ир-егетебез районның иң булдыклы тракторчыларының берсе.

Бүгенге бәйрәмдә авыл хуҗалыгында һәм башка тармакларда хезмәт куючы байтак якташыбызны мәйдан түренә дәшеп мактадылар. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең финанс-икътисад бүлеге начальнигы Айсылу Гайнуллинага бүләкне Мәскәүдән үк җибәргәннәр. Ул РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасына ия. “БИО-АГРО” җәмгыяте агрономы Рафаэль Гыйләҗевка шул ук министрлыкның Рәхмәте тапшырылды. Ә Әккәрәй авылыннан Ольга Мензелина бәйрәмнән медаль белән китте. Биш бала әнисе “Ана даны – Материнская слава” медаленә ия. “ЧИРМЕШӘНАГРО” җәмгыяте генераль директоры урынбасары Резеда Рәисовага ТР Министрлар Кабинеты Рәхмәт белдергән. Шундый ук бүләккә район мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Агриппина Рыбакова да ия. “Сөлчә” җәмгыяте механизаторы Воля Кирилловның хезмәтен ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Мактау грамотасы белән югары бәяләгән.

Марс Сәйфетдинов (“БИО-АГРО” җәмгыяте механизаторы), Алексей Сидоров (“Әккәрәй” җәмгыяте механизаторы), Алсу Кәримова (“Ильхан” җәмгыяте сыер савучысы), Нәфисә Дәүләтшина (“Чирмешән” авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативының цех хезмәткәре), Гөлсәрия Гыйльмуханова (“Кара Чишмә” җәмгыяте директоры) шул ук министрлыкның Рәхмәт хатын алдылар.

“Ильхан” җәмгыятенең ветеринария табиблары Тимур һәм Диана Уразбаевлар, шул ук хуҗалыктан ветеринария табибы Нурия Хәммәдиева, “Кудряшов С.И/” крестьян-фермер хуҗалыгы яшелчәчесе Елена Мензелина район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе баш белгече Рәсыйх Шәфыйковка район башлыгының Мактау грамотасы тапшырылды.

Гомумән, бу көнне игенчеләр, терлекчеләр хезмәтләре өчен мәйданнан күп бүләкләр алып китте. Шулай булырга тиеш тә, Сабан туе – төп нәкъ менә авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен олылый, хөрмәтли торган бәйрәм.

Сабан туенда хәрби операция зонасында хәрби бурычларын үтәүче, бүген ялга кайткан якташларыбызга да, мәйдан түренә дәшеп, рәхмәт әйттеләр.

Дөге бәлеше

Бүген Сабан туенда 1 метр ярым диаметрлы зур табада татлы дөге бәлеше пешерделәр. Монысы –  авыл мәдәният йортлары хезмәткәрләренең тырышлыгы җимеше. Алар әйтүенчә, бәлешне ясау өчен 8әр килограмм йөзем һәм җимеш, 10шар килограмм ак май һәм шикәр комы, 20 килограмм он, 16 килограмм дөге тотылган. Бәлеш Сабан туе стадионындагы мичтә 40 минутта әзер булды.

Йортыгыз бигрәк матур!

Хуҗалары кем икән?!

Сабан туена районыбызда яшәүче төп милләтләр: руслар, татарлар, чувашлар, мордвалар кунакларны үз өйчекләрендә кабул иттеләр. Халкыбыз алар әзерләгән милли ризыкларны авыз итте, әлеге милләтләрнең гореф-гадәтләре белән танышты.

Көрәш батырына - питбайк

Чирмешән районы Сабан туеның милли көрәш бәйгесендә олылар төркемендә 30лап көрәшчебез бил алышты. Быел бишенче тапкыр абсолют батыр булып Әлмәттә эшләүче Туймәт егете Марат Кәримов калды. Аны питбайк–мотоцикл  һәм тәкә белән бүләкләделәр. Ул былтыр да питбайкка ия булган иде.

Бәйрәмдә Сабан туена милли киемнәрдән килүчеләрне, машина-трактор ясаучы осталарны да бүләксез калдырмадылар. “Аударыш” бәйгесе, ат чабышлары да байтак тамашачы җыйды.

Болар хакында тулырак язарбыз.

ФОТОРЕПОРТАЖ - АЧЫЛЫШ 

ФОТОРЕПОРТАЖ - КӨРӘШ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев