Чирмешән районы ветераннарын Кыш Бабай белән Кар Кызы биетте
Чирмешән районы ветераннарын күптәнге традиция буенча быел да Чыршы бәйрәменә чакырдылар.
Район үзәге кафесында төрле авыллардан килгән җитмешләп ветеран җыелды. Аларны район җитәкчесе Рамил Айбатов сәламләде.
-2024 елда район тормышында да, аерым алганда, сезнең һәрберегездә дә уңай моментлар күп булгандыр. Ләкин югалтулар да булды. Нишлисең, тормыш шулай корылган. Вакыт табып, бу чарага килгәнегез өчен рәхмәт. Сезне Яңа ел белән котлыйм. Барыгызга да нык сәламәтлек, тыныч күк йөзе телим, гаиләләр тулы, барысы да сау-сәламәт булсын. Ә православие динен тотучыларыбызны Раштуа белән дә котлыйм. Киләчәктә дә дуслыкта, татулыкта яшик, очрашыйк, аралашыйк һәм һәр очрашуга шатланыйк. Бәйрәм белән сезне! – диде Рамил Тәлгать улы.
Бәйрәмгә килүчеләр, шигырь сөйләп, җыр җырлап, матур теләкләр теләп, хәтта биеп тә мәҗлесне тагын да ямьләндереп җибәрделәр, Кыш Бабай белән Кар Кызы аларны татлы бүләкләр белән дә сөендерде.
Чарада район тормышында актив катнашучы һәм гыйнвар башында туган көннәрен билгеләп үтүче кайбер якташларга бүләкләр тапшырдылар.
Бәркәтә авылыннан Камилә Будкова да кунаклар арасында. Ул күп еллар район милиция бүлегендә хезмәт куйган.
-Яшь чакта эшләдек тә эшләдек, мондый чараларга йөрергә вакыт булмады. Рәхмәт, безнең – өлкәннәрнең күңелен күрәләр, төрле чараларга еш чакыралар. Үзем дә олыгаерга ашыкмыйм, авылда ветераннар советы тормышында актив катнашам. Бүгенге чара бик күркәм, барлык оештыручыларга зур рәхмәт, - ди якташыбыз.
Чыршы бәйрәмендә лотерея билетлары уйнаттылар, район мәдәният йорты хезмәткәрләре дәртле җырларын бүләк иттеләр, котлаулар да күп булды. Өстәлләр сый-нигъмәтләрдән сыгылып торды.
-Рәхмәт сезнең шундый актив булуыгыз өчен. Ниндидер ярышларда, фестивальләрдә, бәйгеләрдә катнашу, махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребез өчен гуманитар ярдәм туплауда булышу дисеңме – сез берсеннән дә читтә калмыйсыз, кулыгыздан килгәнчә ярдәм итәсез. Берәүләр оекбашлар бәйли, маскировкалау челтәрләре үрә, икенчеләрегез оста итеп токмач кисә. Гел шундый позитив, актив булып калыгыз. Барыгызга да саулык, иминлек телим, - диде районның ветераннар (пенсионерлар) оешмасы рәисе Миләүшә Батыршина. - Әлеге бәйрәмне оештыруда районыбыз җитәкчесе Рамил Айбатовның ярдәме бик зур. Форсаттан файдаланып, аңа чиксез рәхмәтемне белдерәм.
Ветераннар да район җитәкчесе исеменнән әзерләнгән бүләкләргә, гомумән, чараны оештыручыларга рәхмәт әйттеләр.
ФОТОРЕПОРТАЖ
Илсөяр Гайнетдинова фотолары ёщм видеосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев