Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чирмешән районы ветераннары шигырь сөйләп бүләк алдылар

Чирмешән районы ветераннарын быел да Чыршы бәйрәменә дәштеләр

Район үзәк ашханәсендә төрле авыллардан килгән берьюлы җитмешләп ветеранны сыйладылар.

Мондый тансык бәйрәмгә килгән, шигырь сөйләп, җыр җырлап мәҗлесне күтәрешкән әбиләрне һәм бабайларны Кыш бабай бүләкләр биреп сөендерде.

- Сездән башка булмый, актив тормыш алып барасыз, җәмәгать эшләрендә актив катнашасыз, - диде муниципаль район башлыгы урынбасары Надежда Гомәрова, кунакларга рәхмәтен җиткереп. - 2023 елдагы күңелсезлекләр шунда калсын, балаларыгыз, оныкларыгыз, аларның балалары шатлык кына китерсен.

Мәҗлестә район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Җамалетдинов та котлау сүзләре ирештерде, саулык, бәхет теләде.

Бүгенге бәйрәмдә район тормышында актив катнашучы һәм зур җәмәгать эше алып баручы кайбер якташларга район башлыгының Мактау грамотасын тапшырдылар. Ә Валентина Сапожникова Рәхмәт хаты иясе булды. Үзәк китапханәдә 40 ел стажлы, хөрмәтле ветеран ул.

- Чыршы бәйрәме минем 70 еллык юбилейга туры килде, ирем Александр Владимирович белән нәкъ 50 ел элек гаилә кордык, - диде Валентина Васильевна. -Шул уңайдан, якыннарны чакырып, мәҗлес үткәрмәкчебез.

Ветераннар оешмасы тормышында актив катнашучыларга да район башкарма комитеты җитәкчесенең Рәхмәт хаты тапшырылды.

Тормыш бит, бүгенге чарада да әйтүләренчә, кайберәүләр, пенсиягә дә чыга алмыйча, бик иртә якты дөньядан китәләр. Яңа Элмәледән Соня Портнованың ире вафатына да 4 ел узган. Ялгызы өч бала үстерүче Соня Миндар кызы ире Бориска багышлап шигырьләр дә яза икән, бер шигырен бүгенге кунакларга да укып күрсәтте.

Чыршы бәйрәмендә лотерея билетлары уйнаттылар, район мәдәният йорты артистлары тарафыннан җыр-бию, башка котлаулар да булды. Үзәк ашханә осталары өстәлләргә бер-бер артлы татлы-тәмле ашамлыклар куйдылар.

- Яңа ел белән котлап, сезгә саулык, бәхет, сабырлык телим. Рәхмәт, күбегез әле дә үзенә ниндидер шөгыль таба. Махсус хәрби операциядәгеләргә булышу җаен да табасыз, - диде районның ветераннар (пенсионерлар) оешмасы рәисе Миләүшә Батыршина. -Бүгенге бәйрәм район җитәкчесе Рамил Айбатов булышлыгы белән үтә. Гомумән, ул, рәхмәт яусын, безнең бөтен башлангычларны хуплый, ярдәм итү юлын таба. Тормыш дәвам итә, киләчәктә дә күрешергә, менә шулай аралашырга язсын.

Ветераннар, билгеле, бу күңелле чара өчен чын күңелдән рәхмәт әйттеләр, иң әүвәл илдә тынычлык булуын теләделәр.

ФОТОРЕПОРТАЖ 

Кадыйр Гомәров фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев