Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чирмешән районы Казанда халкыбыз мирасын күрсәтте

Чирмешән районының 6 майда Казанда узган мәдәният көне чын бәйрәмгә әверелде. Анда якташларыбыз район менталитетын лаеклы, бөтен яктан күрсәтә белделәр.

- Безнең күрсәтерлек, сез карарлык әйберләр бар, - диде муниципаль район башлыгы Рамил Айбатов, Чирмешән районы мәдәнияте көне кунакларына. –Мондый бәйге бик кирәк. Казанлылар, якташларның да кайберләре районга гел кайтып йөри алмый. Бүген бирегә нәрсәдер әзерләп килгән, эш осталыгы серен күрсәткән һәркемгә, аеруча мәдәният һәм мәгариф хезмәткәрләренә, мондый мөмкинлек биргән республика җитәкчелегенә бик зур рәхмәт.

Бренд булырлык эшләнмәләр кирәк

Һөнәрчеләр “шәһәрчегенә” юнәлдек.

Иске Кадидан Айгөл Мәссарова сабын ясарга остарган. Биш төрле сабын тәкъдим итте. Төп чималы - каз һәм терлек мае.

- Шуңа өстәмәләр, үлән төнәтмәләре дә кушам, - ди балалар бакчасы тәрбиячесе. –Бу хоббига, шөгыльгә алынуыма 5 ел чамасы. Буш вакытымны шуңа багышларга тырышам.

Людмила Прокопьева балчыктан эшләгән савыт-саба, сувенирларны озакламый кибет киштәләрендә күрербез. Әйе, гади балчыктан фабрикадагы, заводтагы сыман тигез, шома, төрле, зур һәм кечкенә эшләнмәләр әвәли оста. Бу эшкә махсус формага салу станогы сатып алган. Билгеле, монда кул хәрәкәте зур роль уйный.

- Әзер балчыкны кибеттән алам, безнең Сосновканыкы да ярый, - ди якташыбыз.

Сәлимҗан Гамировның юкә һәм каен тактадан ясалган кечкенә, макет рәвешендәге тракторы, комбайны менә-менә йөреп китәр төсле. Шулкадәр оста, чынга охшатып, вак-төякне исәпләп эшләгән ул аларны, ис китә. Чирмешәндәге туган як тарихы музее хезмәткәре үзе белгәннәрне яшьләргә өйрәтеп калдыру өчен дә тырыша, түгәрәк алып бара.

Биектау районының Коркачык авылында яшәүче тагын бер якташыбыз Җәлил Вилданов та район мәдәнияте көненә дәрәҗә өстәде. Иске Үтәмештә туган оста төркиләрнең борынгы музыка уен кораллары белән кызыксына, аларны үзе ясый. Аның кыл кубызының сихри тавышын улы Фәнил уйнавында ишеттек. Җәлил сыман бу өлкәдә җитди, кызыксынып эшләүчеләр республикада да берничә генә.

Осталарыбызның кайберләре түбәтәй, калфак, хушпу чигү, тегү буенча мастер-класс күрсәтте. Халкыбыз мирасы югалмау сөендерә. Киләчәктә һөнәрчелекне үстерү юнәлешендә активрак, масштаблырак эшләү сорала. Дөресен генә әйткәндә, районыбызның бренды, мактанычы булырлык эшләнмәләр аз шул әле. Чирмешән суганын, балны, он, сөт эшләнмәләрен еракта да күрсәтәсе иде.

“Татарстан Республикасының мәдәни башкаласы” смотр-конкурсы кысаларында узган бу бәйрәм – Чирмешән районы мәдәнияте көненең оештырылу дәрәҗәсен жюри бәяләде. Аның составында күренекле фольклорчы, борынгы музыка уен кораллары белгече Геннадий Макаров та бар.

- Чирмешәнлеләрнең коймаклары, күңелләре дә кайнар, - диде ул. –Районның менталитетын ачып бирә алдыгыз. Сокланырлык әйберләр бар: милли кухня, күргәзмәләр бик ошады. Һөнәрчелектә үсеш сизелә. Менә боларны, мирасыбызны, гореф-гадәтләрне яшь буынга җиткерәсе иде. Гомумән, һәр районның үз йөзе, үзенчәлеге.

Һәр халыкның – үз ризыгы

Бәйрәмгә килүчеләр бина эченә узганчы милли йортлар белән таныштылар, милли ризыкларыбызны авыз итеп карадылар. Татарларның бәрәңге пәрәмәчен, чувашларның әллә ничә төрле пирогларын, русларның кайнар коймакларын, мордваларның ит эчлекле зур пилмәннәрен, кадерле кунакларга әзерләнүче башка ашамлыкларын күчтәнәчкә алучылар да булды. Ә күргәзмәдә, кул эшләре осталары “шәһәрчегендәге” бавырсакларны күрсәң! Могҗиза бу: 800 йомырка сытып, бер капчык он кулланып, 200 килограммлы бавырсак тезеп өелгән ризыклы “тау” янында үзеңне кечерәеп калгандай тоясың.

- Бавырсакларны Кара Чишмә, Якты Тау, Иске Кади, Түбән Кәминкәдәге хезмәттәшләрем үзләрендә пешереп, монда алып килделәр. Менә баллау, “подноска” тезү барышын кунакларга да күрсәтәбез, - ди Кара Чишмәдән Резеда Мәслахова.

Мәдәният көнендә күргәзмәләрдә куелган әйберләрне сатудан кергән акчаларны махсус хәрби операциядә катнашучыларга җибәрергә карар кылынды.

Археологка тимер казан да - хәзинә

- Чирмешәнлеләр бик актив, кызыксынучан халык, - диде тарихчы-археолог, билгеле галим, академик Альберт Борһанов бүген туган як тарихы буенча форумда чыгышында. -Сезнең район буенча бик бай материал, иллегә якын һәйкәл бар, аларны җентекләп өйрәнергә кирәк. Утыз Имәндә табылган кырык килолы тимер казанны үзем белән алып киттем, аны өйрәнеп, музейга кире кайтарырмын. Борынгы бабаларыбызның хәтта кабер ташларында да кызыклы мәгълүматларга юлыгасың, аларда мәрхүм-мәрхүмәләрнең генә түгел, хәтта якыннары турында да язып калдырганнар.

“Әкият” балалар үзәге бинасында оештырылган сөйләшү барышында туган як тарихы, мирасыбыз, шәҗәрә, нәсел-нәсәпне барлау, шәхесләребез турында да фикер алыштылар. Тарихчылар башкарган эшне дә югары бәяләделәр. Әйтик, Чирмешән авылы һәм район тарихы буенча берничә китап авторы, тарихчы Николай Фролов кат-кат мактап искә алынды. Монда әйтүләренчә, безнең районда, авыллар тарихы турында, әсәрләр тупланган 156 китап басылган. Сүз уңаеннан, әлеге китапларның зур өлешен бүгенге чарада да күрсәттеләр.

Бүләккә – җыр

Ниһаять, районның үзешчән сәнгать артистларына осталыкларын сәхнәгә чыгып күрсәтергә вакыт җитте. Чирмешәннән барган җырчыларга, биючеләргә башкалада яшәүче, эшләүче, һөнәр үзләштерүче якташлар да кушылды. Иренмәгән, килгән, үз репертуарыннан моңлы бер җыр сайлап, 70 яшьлек Искәндәр Биктаһиров та микрофон алды. Татарстанның халык артисты, мәшһүр җырчы якташыбыз чыгышы алкышлар белән бәяләнде. Үзенчәлекле, кыю, үз йөзе булган, өметле яшь артистларыбыз да зур аудиториядә югалып калмадылар. Монда да җәүһәрләребез татар, чуваш, рус, мордва телләрендә затлы чыгыш ясадылар, алкышлар яуладылар. Тамашачыларга район башлыгы Рамил Айбатов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Людмила Рыбакова, ТР Мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов, Казандагы “Чирмешән якташлык җәмгыяте” оешмасы рәисе Раушания Сәүбанова да сәлам юлладылар. Зур бәйрәм концертына кадәр, үзәк фойесында ук сынау тотты сәхнә осталарыбыз. Чирмешәнлеләрнең дәртләнеп “подгорный” һәм “крис” биюләрен хәтта Сириядән, Африкадан Казанга белем эстәргә килгән студент егетләр дә исләре китеп карап торды. Монда аларга бар да кызык, бар да тансык. 

ФОТОРЕПОРТАЖ 

Гөлсирә Шәрифуллина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Искиткеч бәйрәм оештырганнар!Мактанырлыгыбыз да бар бит.Рәхмәт!Мөмкинлегем булса Россия буенча сибелгән барлык дусларыма күрсәтер идем(зур горурлык белән).