Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чирмешән районы инвалидлар җәмгыяте юбиляр гаиләләрне кунак итте

Россиядә Гаилә елы уңаеннан район инвалидлар оешмасы юбиляр гаиләләрне кафега чакырып кунак итте.

Бәйрәмгә быел гаилә коруларына 30, 35, 40, 45, 50 ел тулган гаиләләрне чакырганнар. Юбилярларны район башлыгы урынбасары Надежда Гомәрова, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйләгөл Моксинова котладылар, бүләкләр тапшырдылар.

Чирмешәннән Александр һәм Валентина Сапожниковларның гаилә коруларына 50 ел булган. Ике бала тәрбияләп үстергәннәр. Хәзер өч оныклары, бер оныкчыклары әби-бабаларын сөендерәләр.

-Гаиләдә бер-береңә юл куя белү, кирәк вакытта дәшмичә калу бик зур роль уйный. Бергә озак, тигез, тату яшәүнең сере дә шунда, - ди Валентина Васильевна. – Яшь гаиләләрнең дә сабыррак булуларын телим. Хәзерге вакытта район газетасы битләреннән дә аерылышулар турында еш укырга туры килә. Шунысы күңелне төшерә, безнең буын яшь чакта андый күренешләр бик сирәк иде бит.

Бәйрәм район мәдәният йорты хезмәткәрләренең матур җырлары белән үрелеп барды. Гаиләләр үз тарихлары белән таныштырдылар, тату гаилә серләре белән уртаклаштылар. Чарада район инвалидлар оешмасы рәисе Мәдинә Талипова һәм аның урынбасары Ирина Митяева кунакларга үзләренең җылы теләкләрен җиткереп, бүләкләр бирделәр.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Илсөяр Гайнетдтнова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев