Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чирмешән районы башлыгы эшмәкәрләрне кунак итте

Россия эшмәкәрлеге көненә багышлап, район җитәкчесе Рамил Айбатов мәҗлес оештырды.

Әлеге чара Сабан туе үтүче стадионда булды. Анда районда төрле өлкәләрдә эш йөртүче эшмәкәрләрне чакырганнар, мул сыйлы табын да көйләгәннәр.

-Безнең районда 2 меңләп кеше кече бизнеска җәлеп ителгән. Аларның тагын да күбәюен телибез, - диде район башлыгы. – Эшләре алга барсын, бюджетка салымнар кереме дә артсын.

Бизнеста үз урыннарын тапкан якташларыбыз: шәхси эшмәкәр Владимир Кудашов, “Багетный” кооперативы рәисе Альберт Латыйпов, “Чирмешән” авыл хуҗалыгы кооперативы җитәкчесе Фәрхад Мортазин, Лашмандагы “Чирмешән” кооперативы рәисе Альфред Хәйрисламовның уңышлы эшчәнлекләрен район башлыгы Рәхмәт хаты белән бәяләде.

-Аралашу, тәҗрибә уртаклашу, бизнес серләренә өйрәнү, белемне арттыру гел кирәк, - ди чара кунакларының берсе Фәнис Иляев. -Яхшы товар җитештерү бик мөһим. Бездә бизнес белән шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр җитәрлек. Алай да җитештерү өлкәсендәгеләр азрак, җәмәгать туклануы сферасында эш башларга теләүчеләр юк диярлек.

Владимир Кудашов әйтүенчә, эшкуарларга салым күләме югары, һичьюгы эш башлаганнарга әүвәлге мәлдә ниндидер ташламалар булсын иде.

Бүгенге очрашуда башка кайбер фикерләр дә яңгырады. Хәер, үз көннәрен үзләре күрүче, башкаларны да эш белән тәэмин итүче, булдыклы, тәвәккәл бизнесменнарыбыз монда булса да мәшәкатьләрдән арынып тордылар, ял иттеләр. Кунаклар хөрмәтенә район үзешчәннәре моңлы җырлар бүләк иттеләр, өстәлләргә тәмле ризыклар куйдылар. Анысыннан да бигрәк, бәйрәм башланыр алдыннан бик матур яңгыр явып узды. Моңа, билгеле, эшмәкәрләр дә шат, җир байлыгы, авыл хуҗалыгындагы муллык аларның керемнәрендә дә чагыла, шуңа бәйле.

Кадыйр Гомәров фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев