Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чирмешән район башлыгы Җиңү көне белән котлады

Чирмешән муниципаль районы башлыгы Рамил Айбатовның Җиңү көне уңаеннан котлавы

9 Май – илебез тарихында аеруча әһәмиятле дата. Җиңү көне – совет халкының чиксез батырлыгы, фронт белән тылның рәхимсез дошманга каршы моңа кадәр тиңе булмаган берләшүнең ачык шаһиты.
Бөек Ватан сугышында җиңү – ул милли горурлык, хәрби дан һәм бүген ватанны саклаучылар сафларында хезмәт итүче яшьләр өчен ныклык һәм каһарманлык үрнәге.
Кадерле ветераннарыбыз, тыл хезмәтчәннәре, ил өчен барган аяусыз көрәштә күрсәткән ба- тырлыкларыгыз, ихтыяр көчегез, рух ныклыгыгыз, тыныч тормыштагы фидакарь хезмәтегез, туган җиргә көчле мәхәббәтегез, сабырлыгыгыз һәм бүгенге матур тормышыбыз өчен сезгә чиксез рәхмәтебезне җиткерәбез.
Хөрмәтле райондашлар!
Бөек Җиңү көне белән чын йөрәктән котлыйм, һәммәгезгә исәнлек-саулык, күңел күтәренкелеге телим. Тормышларыбыз имин, көннәребез якты булсын. Җиңү Көне белән!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев