Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Бәйрәмнәр

Чирмешән муниципаль районы башлыгы Рамил Айбатовның Яңа ел уңаеннан КОТЛАВЫ

Хөрмәтле чирмешәнлеләр һәм район кунаклары! Сезне якынлашып килүче 2025 ел белән чын күңелдән тәбрик итәм.

Тиздән сәгать уклары яңа елны саный башлый. Нинди генә заман, нинди генә кыенлыкларга карамастан, Яңа ел халкыбызның иң яраткан матур бәйрәме булып кала. Олыбыз-кечебез – һәрберебез могҗизаларга өметләнә, теләкләр тели.

Узып баручы ел гади булмады, әмма якташларыбыз һәрвакыттагыча рухи көч, тотрыклылык, җаваплылык күрсәтә алдылар. Районыбызны шулай социаль-икътисади үстерүгә өлеш керткән, хәләл көчен куйган һәркемгә ихлас рәхмәт белдерәм.

Яңа елга кергәндә без алдагы көннәргә яңа өметләр баглыйбыз, ул күбрәк сөенечләр алып килер, дигән тойгы белән яшибез. Киләсе 2025 ел һәр гаиләгә иминлек, бәхет, шатлык, сәламәтлек, уңышлар, муллык, бәрәкәтле тормыш алып килсен. Якты уй-хыялларыгыз чынга ашсын, яңадан-яңа уңышлар телим һәрберегезгә. 
2025 ел үзебез, гаиләләребез, туганнарыбыз һәм якыннарыбыз өчен горурланырлык эшләр елы булсын. Яңа ел яшәү энергиясе, һәр мизгелнең кабатланмас булуын аңлау хисләре алып килсен. Сезгә саулык, бәхет, шатлык телим.

Яңа ел белән, кадерле райондашларым, якташларым!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев