Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Бәйрәмнәр

Чирмешән муниципаль район башлыгы Рамил Айбатовның котлавы

Барлык райондашларны тиздән билгеләп үтелүче Халыклар бердәмлеге һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көннәре уңаеннан ихлас күңелдән тәбрик итәм!

Халыклар бердәмлеге көне – барыбыз өчен дә тирән мәгънәгә ия даталарның берсе. Туган илебезнең иреге һәм бәйсезлеге өчен көрәшүдә барлык халыклар дуслыгы, татулык һәм бердәмлек идеяләре бүгенге көндә аеруча актуаль. Бу истәлекле дата илебез һәм республикабыз тарихында зур урын алып тора.
Бердәмлектә көч, ди халык. Бердәм булып, бер-беребезгә авыр чакта ярдәм кулы сузсак, төрле дин, милләт вәкил-
ләренең яшәешенә, гореф-гадәтләренә ихтирам белән карый белсәк, шул чагында без – көчле һәм хөрмәткә лаек халык.
Районыбыз халкы үзенең хезмәт сөючәнлеге, һөнәри осталыгы һәм тырышлыгы белән күпмилләтле Татарстанның, Россиянең үсешенә лаеклы өлеш кертә. Кайсы гына өлкәне алсак та, якташларыбызның яхшы эшләре, матур хезмәт нәтиҗәләре бихисап. 
Хөрмәтле райондашлар! Сезгә республикабызны, районыбызны үстерүгә-ныгытуга керткән лаеклы өлешегез, фидакарь хезмәтегез өчен олы рәхмәтемне җиткерәм.
Хезмәт уңышлары, гаилә тигезлеге, бәхет-шатлыклар телим. Сау-сәламәт булыйк, дөньялар тыныч, күңелләр күтәренке булсын.

Фото  Кадрии Гамировой.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев