Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чирмешәннән Герасимовлар гаиләсендә йомыркаларны балалар да буйый

Апрель ае христианнар өчен бәйрәмнәр белән төгәлләнәчәк. Узган атнаның якшәмбесендә Вербное воскресеньены билгеләп үтсәләр, 24 апрельдә иң зур бәйрәм – Пасха булачак. Чирмешәннән Герасимовлар гаиләсе дә ел саен аны зурлап үткәрә.

-Пасха алдыннан соңгы атна Страстная неделя дип атала. Бу атнада иң кырыс пост тотыла. Шул чорда хәтта балаларны да, соңыннан бәйрәм рухы ныграк сизелсен өчен, татлы тәм-томнан чикләргә тырышам. - ди хуҗабикә Надежда Герасимова. -  Бәйрәм алдыннан өйләрне җыештырабыз, барысын да юабыз, пөхтәлибез. Пәнҗешәмбе көнне (Чистый четверг) гыйбадәтханәгә барып причастие һәм тәүбә итү мөһим. Ә җомга көнне эшләргә дә, кичке службага кадәр ашарга да ярамый.

Сүз уңаеннан, Герасимовлар – ишле гаилә. Надежда һәм Евгений биш бала тәрбияләп үстерәләр. Олы кызлары Екатерина быел 11 нче сыйныфны тәмамлый, чиркәү хорында клироста җырлый. Икенче уллары, 16 яшьлек Кирилл 1 нче сыйныфтан бирле изге йортта алтарник булып тора, ягъни служба вакытында руханиның ярдәмчесе. Уртанчылары Константинга 13 яшь,  Матвей белән Иванга алты һәм өч яшь.

-Әти белән әни безне сабый чактан ук дингә өйрәтеп үстерделәр. Үземне хәтерләгәннән бирле без якшәмбе службасын калдырмыйбыз, барлык дини бәйрәмнәрне, йолаларны ихластан үтибез, - ди Екатерина.

Йомырка буяуны да алар гаиләләре белән бергә башкаралар: олысына да, кечесенә дә эш табыла. Матвей белән Ваня махсус карандашлар белән бизиләр, күпчелеген Надежда Александровна элеккеге ысул – суган кабыгы белән буйый. Ә Катя, чәчәкле ябыштыргычлар куллана.

-Быел каркаде чәе белән дә буяп карамакчы булам. Бик матур шәмәхә төс килеп чыга, дип ишеткәнем бар, - диде Надежда Александровна. - Эремчектән йөзем, чикләвекләр, цукатлар кушып пасха әзерлибез. Татлы (сдобный) камырдан куличлар пешерәбез. Ул аеруча кабарып, күпереп тора, камырына, тәмле булсын дип, күп итеп йомырка, май салабыз, соңыннан йөзем дә өстибез. 49 көн дәвам иткән пост вакытында тыелып торган бу татлы ризыклар бәйрәм көнендә аеруча тәмле була.

Шимбә көнне иртәнге һәм кичке службалар вакытында әлеге ризыкларны чиркәүгә яктыртырга алып баралар икән.  Шушы кичтә 22 сәгатьтән соң башланган служба иртәнге 3кә кадәр дәвам итә.

-Служба тәмамлангач дин йортында җыелган халык бергә бәйрәм итә башлыйбыз, шунда ук өстәлләр көйләнә, бер-беребезне котлыйбыз, - ди Екатерина.

Иртәнге алтыдан инде балалар йорттан йортка йөри башлый.

-Аларга буялган йомыркалар өләшәбез, бүләккә конфет, шоколад, печенье әзерләп куябыз. Бу көнне, гадәттә, кунакка йөрешәләр. Бу да үзенчә бәйрәм рухы тудыра, - дип өстәде Надежда

автор фотолары 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев