Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чирмешәнне италиялеләр дә ошатты

30 август - Республика көне алдыннан район үзәгендә узган бәйрәм чараларын Италиядән кайткан кунаклар да күзәтте. Чәчәкләр бәйрәме, татар сөйләме, хәтта Россия паспортларын тапшыру чарасын шулай зурлап уздыруыбыз тәэсирләндерде аларны. Әккәрәй авылыннан Владислав һәм Андрей Чалиннарны бер-берсеннән ансат кына аерыйм димә. 14 яше тулган шушы игезәкләр бүгеннән Россия паспортына ия....

30 август - Республика көне алдыннан район үзәгендә узган бәйрәм чараларын Италиядән кайткан кунаклар да күзәтте. Чәчәкләр бәйрәме, татар сөйләме, хәтта Россия паспортларын тапшыру чарасын шулай зурлап уздыруыбыз тәэсирләндерде аларны.

Әккәрәй авылыннан Владислав һәм Андрей Чалиннарны бер-берсеннән ансат кына аерыйм димә. 14 яше тулган шушы игезәкләр бүгеннән Россия паспортына ия. Алар кебек тагын 60 егет һәм кызга дәүләт документын район үзәгенең "Юбилей" мәйданы сәхнәсенә дәшеп тапшырдылар. Район җитәкчесе Фердинат Дәүләтшин яшь гражданнарның һәрберсенең кулын кысып, аерым-аерым тәбрикләде.
-Улларымның исем-фамилияләрен атагач, тәннәрем чымырдап куйды, дулкынландым, - ди игезәкләрнең әтисе, дүрт бала үстерүче Валерий Германович. - Гомер тиз уза. Әле кайчан гына, малайлар туганда, Себердә эшләп йөри идем. Чаллыга кайткач, сеңелем: "Абый, шатландырыйммы?!" - ди. "Әйдә",- мин әйтәм. "Синең улың бар, тагын шатландырыйммы? Синең тагын бер улың бар!". Сөенечемнән, Яңа Чишмә больницасына такси яллап кайттым. Әниләре аларны анда тапты. Менә шул балалар үсеп тә җитте.
Золушка кыяр туфлиләргә кызыкты
Карачишмәлеләр Республика көненә Татарстан флагын чәчәкләрдән тезгән. Гомумән, "Чирмешәнем - гөлләр иле" дип аталучы күргәзмәгә районыбызның мәдәният хезмәткәрләре чәчәкләрдән, җиләк-җимештән ниләр генә иҗат итмәгән.
Әйтмим башкасын, берәүләр кыярдан туфлиләргә хәтле үк ясап килгән. Яулык бәйләгән, хәзер сөйләп җибәрердәй таза кабак, "кырмавык"ка баткан аю, аллы-гөлле чәчәкләр һәм башкалар.
Әлеге иҗат эшләрен махсус жюри бәяләгәч, Урманасты Үтәмеш мәдәният йорты коллективына район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина оригинальлек өчен Диплом һәм истәлеккә бүләк тапшырды. Гомумнәтиҗәләр буенча, утызимәнлеләр - өченче, Кара Чишмә хезмәткәрләре - икенче. Ә иң бай күргәзмә ясап килгән Иске Элмәле мәдәният хезмәткәрләрен бәйгенең җиңүчесе дип атадылар.
"Иң төзек авыл җирлеге" номинациясендә Күтәмә авыл җирлеге бүләкләнде.
Түземлек кирәк
Чирмешәннән Сергей һәм Вера Баляевлар гаиләсе - республика яшьтәшләре. Алар нәкъ 25 ел элек, суверенитетлык хакында Декларация кабул ителгән 1990 елда кавышканнар. Үрнәк, тату гаиләне дә бу көнне сәхнәгә дәшеп, бүләкләп, көмеш туйлары белән тәбрикләделәр. Районыбызда алтын туйларын үткәрүчеләр дә бар икән.
Баляевларның гаилә башлыгы янгын сүндерү частендә - машина йөртүче, ә Вера Алексеевна - тәрбияче. Ике кыз үстергәннәр. Йорт-җирләрендә һәрвакыт тәртип, чисталык. Абзар тутырып мал-туар, кош-корт асрыйлар.
-Гаиләдә иң мөһиме түземлек, бер-береңә хөрмәт кирәк. Ирем уңган - мал табучы хуҗа, тыйнак, тәмле ашарга ярата. Акчаны ул кайтара, "касса" миндә, - дип уенын-чынын кушып сөйли чәчәкләр дә үстерергә яратучы хуҗабикә.
Ивашкино авылыннан Юрий һәм Светлана Красновларның балалары бишәү. Аларның да күптән түгел көмеш туйлары булган. Балалары бик тәртипле, эшкә өйрәнеп үсәләр. Авылда әлеге гаиләне уңганнар-булганнар, диләр.
Бәркәтәдән Айрат белән Эльвира Миргалимовларның гаилә тарихы әле башланып кына килә. Алар август ахырында никахлаштылар.
Әмирдән Сейдамит абый һәм Разыя апа Зыятдиновлар, Девичья Поляна авылыннан Александр һәм Лидия Харитоновлар быел алтын туйларын үткәрделәр. Ике гаилә дә гомер буе колхоз эшендә хезмәт куйганнар. Үрнәк, эш сөючәннәр. Әле Харитоновлар балигъ булмаган өч оныкларын опекага алып үстерәләр.
Ульяновкадан Сергей һәм Алена Ивановларның исә, Республика көне алдыннан икенчегә балалары туган. Улларына Степан дип исем кушканнар.
Нәкъ 30 август көнне Сергей Кузинга 18 яшь тулды. Чирмешән егете - оста волейболчы. Быел мәктәпне тәмамлаган якташыбыз Чабаксар шәһәрендәге медицина университеты студенты да булган.
Шушы барлык якташларыбызны бәйрәм чарасында сәхнәгә дәшеп бүләкләделәр. Италиянең Милан шәһәреннән кунакка кайткан Алеся әйтмешли, бу көнне күпме кешегә бәйрәм ясап, күңелләрен күрделәр. Читтә кайткан кеше безгә шундый бәя бирә.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Республика көне