Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чирмешәнлеләрне Троица бәйрәменә дәшәләр

Рус милли-мәдәни берләшмәсенең райондагы бүлеге чирмешәнлеләрне һәм район кунакларын Россия көненә һәм Троица бәйрәменә багышланган чарага чакыра.

Русьта дини бәйрәмнәр борынгы заманнардан халык бәйрәмнәренә кушылып, аларга олылык һәм изгелек өстәгәннәр. Ә халык йолалары, гореф-гадәтләре исә дини бәйрәмнәрне куаныч, матурлык, кабатланмаслык, оригинальлек белән тулыландырганнар. Бу безнең мәдәният, тарих, ә православие - рус милләтенең рухи тормышының нигезе.

Троица - православие динендәге халыкның иң яраткан бәйрәмнәренең берсе, бу әле тагын - рус каеннары бәйрәме дә. Бу көннәрдә өйләрне яшел ботаклар һәм үләннәр белән бизәгәннәр.

Халык бәйрәмнәре балаларга үз халкының бер өлеше итеп тоярга, аның гореф-гадәтләре һәм йолаларын белеп үсәргә ярдәм итә. Әлеге бәйрәмнәр рус халкының халык ышанулары, традицион йолалары, көндәлек тормышы хакында да күзаллаулар бирә. Алар зур һәм кече Ватанга сакчыл, ихтирамлы мөнәсәбәткә өйрәтәләр.

Үткән еллардагы кебек, бәйрәм 12 июньдә балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе каршындагы мәйданчыкта узачак. Чара 17 сәгатьтә башлана.

Елена Ланкина,

Рус милли-мәдәни берләшмәсенең Чирмешән бүлеге рәисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев