Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чирмешәнлеләр Пасха бәйрәменә ныклап әзерләнгән

Узган якшәмбедә христиан динен тотучылар иң зур бәйрәмнәре – Пасханы билгеләп үтте. Чирмешәннең Яшьләр урамында яшәүче Игнатьевлар гаиләсе әлеге көнгә алдан ук әзерләнгән.

-Балалар күреп керсеннәр, дип капкаларны иртүк ачып куйдым. Алар бүген иртәнге алтыдан бирле йөри башладылар. “Христос воскресе!” дип килеп керәләр дә, үзем дә сабыйларча сөенеп куям, аларга тәм-томнар өләшү күңелгә шундый рәхәтлек бирә, - ди Ольга Игнатьева.

Хуҗабикә кызлары Даша һәм Маргарита белән 50ләп йомырка буяп, куличлар пешереп куйганнар. Аларны бәйрәм алды кичендә чиркәүгә алып барып изгеләндергәннәр. Әлеге гаилә Пасханы ел да шулай көтеп ала. Ольга үзе алдан алты атна дәвам иткән постны да тота икән. Бәйрәм рухын күтәреп балаларга бирергә конфет та әзерләп куйган.

-Әлегә 25ләп малай һәм кыз кереп чыкты, тагын бер өлеш йомырка пешереп куйдым, - диде Ольга.

Ул арада тагын бер төркем балалар килеп керде. Сыйныфташлар Егор Егоров, Тимофей Хрисанов, Вероника Черкова һәм Раим Гайнуллин инде шактый йөргәннәр, йорттан-йортка кергән арада сумкаларындагы тәм-томнары да арткан.

-Иртүк тордык та чыгып киттек, алтыдан бирле йөрибез, бик көттек бу бәйрәмне. Үзебез дә әзерләндек, әниләргә йомыркалар бизәргә ярдәм иттек, - диләр балалар бер тавыштан.

Алар чыгып китү белән, башка малайлар керде. Бүген көне шундый, кунаклар агымы бер дә өзелмәячәк.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев