Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чирмешәнлеләр Крещениегә әзерләнә

Православие христианнарында Крещение Раштуа һәм Пасха кебек үк зурлап бәйрәм ителә, 18 январьда - Сочельник көнендә һәм 19 январьда - Крещениедә барлык православие чиркәүләрендә дә суны изгеләндерү йоласы үткәрелә. Бу бәйрәм Иисусның 30 яшендә Иордан елгасында чукындырылуы хөрмәтенә уздырыла. Крещение бәйрәмендә суны изгеләндерү өчен кешеләр храмга, су чыганаклары янына ашыгалар....

Православие христианнарында Крещение Раштуа һәм Пасха кебек үк зурлап бәйрәм ителә, 18 январьда - Сочельник көнендә һәм 19 январьда - Крещениедә барлык православие чиркәүләрендә дә суны изгеләндерү йоласы үткәрелә.


Бу бәйрәм Иисусның 30 яшендә Иордан елгасында чукындырылуы хөрмәтенә уздырыла.

Крещение бәйрәмендә суны изгеләндерү өчен кешеләр храмга, су чыганаклары янына ашыгалар. Рухани тәрене махсус ясалган бәкегә төшерә. Мондый су рухи һәм физик савыктыру үзлегенә ия дип саныйлар. Аны иртән ач карынга эчәләр, авыруларга һәрвакыт бирсәң дә ярый диләр.

Изгеләндерелгән суның шифасы ел әйләнәсе дәвам итә, дип саныйлар христианнар. Бу су белән торакларны, каралтыларны да изгеләндерәләр. Гади суга бер тамчы Крещение суын тамызу да аның файдалы үзлеген арттыра.

Синоптиклар хәбәр итүенчә, 19-20 январь көннәрендә һава температурасы көндез 14-19, төнлә 19-25 салкын булачак. Шуңа да карамастан, Россиянең кайбер өлкәләрендә Крещение бәйрәмендә бәкеләр ясау тыела. Чөнки сулыкларда бозның калынлыгы 15-20 сантиметрдан артмый икән. Безнең районда Чирмешән һәм Ульяновка авылларында бәкеләр ясарга планлаштыралар. Коткаручылар һәм полиция хезмәткәрләре коену урыннарында кизү торачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined