Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чирмешәндә Раштуа Чыршысы үтте (+ФОТО)

Раштуа бәйрәме уңаеннан район мәдәният йортында оештырылган Раштуа чыршысында Күтәмә, Ульяновка, Иске Элмәле, Әккәрәй һәм Чирмешән үзешчәннәре чыгыш ясап кына калмадылар, чәй өстәлләре артында тәм-томнар белән дә сыйландылар. Тамашачыларга биредә Гайсә пәйгамбәрнең туу вакыйгасын сурәтләүче театральләштерелгән тамаша тәкъдим ителде. Бәйрәм концерты да бик үзенчәлекле иде, православие динен тотучылар өчен Раштуа...

Раштуа бәйрәме уңаеннан район мәдәният йортында оештырылган Раштуа чыршысында Күтәмә, Ульяновка, Иске Элмәле, Әккәрәй һәм Чирмешән үзешчәннәре чыгыш ясап кына калмадылар, чәй өстәлләре артында тәм-томнар белән дә сыйландылар.

Тамашачыларга биредә Гайсә пәйгамбәрнең туу вакыйгасын сурәтләүче театральләштерелгән тамаша тәкъдим ителде. Бәйрәм концерты да бик үзенчәлекле иде, православие динен тотучылар өчен Раштуа җырлары яңгырады.
Әлеге зур бәйрәм уңаеннан шунда ук кул эшләреннән күргәзмә оештырганнар. Анда балалар сәнгать мәктәбендә һәм Рождества Христова чиркәвенең якшәмбе мәктәбендә белем алучы балаларның эшләнмәләре һәм рәсемнәре урын алган.
Кунаклар өчен чәй өстәлләрен дә Чирмешән чиркәүләре прихожаннары әзерләде.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан конкурсы раштуа елка

2
X