Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чирмешәндә мәктәп тәмамлаучыларны бергә җыйдылар

Матур традиция буенча, быел да районның чыгарылыш класс укучылары өчен слет оештырылды. 14 урта мәктәптән 177 егет һәм кызны яшьләр мәйданчыгына чакырып хөрмәтләделәр. Шатлыклы да, дулкынландыргыч та бу бәйрәм олы тормышка юл башы кебек. Чыгарылыш класс укучыларының шатлыклары белән уртаклашырга дип, Чирмешәнгә әти-әниләре, укытучылары һәм дуслары да килгән иде. Муниципаль...

Матур традиция буенча, быел да районның чыгарылыш класс укучылары өчен слет оештырылды. 14 урта мәктәптән 177 егет һәм кызны яшьләр мәйданчыгына чакырып хөрмәтләделәр.

Шатлыклы да, дулкынландыргыч та бу бәйрәм олы тормышка юл башы кебек. Чыгарылыш класс укучыларының шатлыклары белән уртаклашырга дип, Чирмешәнгә әти-әниләре, укытучылары һәм дуслары да килгән иде.
Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рәмзия Долгополова мәктәпне бик яхшы билгеләренә генә тәмамлаган 12 укучыга: Эдуард Мироновка (кадет мәктәп-интернаты), Гөлинә Мусинага (2 нче Чирмешән мәктәбе), Эльвина Гыйрфанова, Гүзәл Юнысова, Гөлназ Гарифуллинага (лицей), Алия Закирова, Ирек Гыйниятуллин, Миләүшә Мөбәракшина, Рузилә Җиһаншинага (Лашман мәктәбе), Наталья Захарова, Алена Ивановага (Иске Элмәле мәктәбе), Ксения Андреевага (Ивашкино мәктәбе) тантаналы шартларда аттестатлар тапшырды һәм олы тормышка аяк басулары белән котлады.
-Дүртенче балабыз - кызыбыз Ольга урта мәктәпне тәмамлады, - ди Ивашкинодан Валентина Серендеева.- Бердәм дәүләт имтиханнары вакытында бик дулкынландык. Шөкер, ул сынаулар артта калды, нәтиҗәләр үзебез көткәннән начар түгел. Ольга менеджер булырга хыяллана.
Бәйрәм барышында бердәм дәүләт имтиханнарында 90 һәм аннан да югарырак баллар җыйган укучыларны, республика, район олимпиадалары җиңүчеләрен дә бүләкләделәр.
-Укучыларыбыз төрлесе төрле юнәлеш буенча уңышларга иреште. Берләре яхшы укыса, икенчеләре спортта сынатмады, - диде үзенең чыгышында район мәгариф бүлеге җитәкчесе Хәммәткамил Хәкимов.
Спортта һәм сәнгатьтә уңышка ирешкән чыгарылыш класс укучыларын да бүләкләделәр.
-Мин бүген зур шатлык кичерәм, кулымда кызыл аттестат,- ди Гөлназ Гарифуллина. - Киләчәктә финанс өлкәсендә белем алу турында хыялланам. Имтиханнар алдыннан гына укуның нәтиҗәсе аз, түбән класслардан ук төпле белем алырга кирәк.
Иске Кадидан Равил Гыймранов та имтиханнарының нәтиҗәләреннән канәгать. Хоккей уенын ярата, ул тренер булырга тели.
Хәерле юл сезгә, чыгарылыш класс укучылары!
Очрашудан фотолар:
http://www.nashcheremshan.ru/tt/photo/category/208-2014-06-23-09-56-08.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан