Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чирмешәндә Корбан бәйрәме уңаеннан балаларны сөендерделәр 

Чирмешәннең Мөшбикә мәчетендә балалар өчен Корбан бәйрәме уздырдылар.

- Башка еллардагыча, быел да сабыйларга күңел ачу чарасы үткәрдек, - ди бәйрәмне оештыручыларның берсе, Мөшбикә мәчете имамы Хәбир Ханов. – Төп максатыбыз: балаларга Корбан гаетенең олылыгын, әһәмиятен җиткереп, аларның күңелләрендә әлеге бәйрәмне шатлык белән көтеп алу тойгыларын тәрбияләү.

Хәбир хәзрәт тантананы сабыйларга вәгазь сөйләп ачып җибәрде. Чирмешән районы мөхтәсибе Рамил Ибраһимов та балаларга котлау сүзләре җиткерде.

Батутлар куеп, аниматорлар чакырып, тәмле пылаулар пешереп, табыннар көйләп оештырылган бәйрәмгә 200ләп малай һәм кыз җыелган. Араларында татарлар гына түгел, башка милләт сабыйлары да шактый, төрле авыллардан да кунаклар бар.

Чирмешән кызы Зәлидә Кәримова бәйрәмгә әнисе белән килгән.

- Шундый бәйрәмнәргә ел саен киләм, ул бик күңелле үтә. Быел да ошады, мастер-класслар да карадым, сабын куыклары белән тамаша да кызык булды, - ди Зәлидә.

Бәйрәмне оештыруда Хәбир һәм Диләрә Хановларга  “Орион” яшьләр үзәге, балалар сәнгать мәктәбе, “Яшьтәш” яшүсмерләр клубы да ярдәм иткән. Әлеге оешмаларның вәкилләре малайлар һәм кызлар өчен төрле уеннар һәм мастер-класслар үткәрделәр.

- Нәни дусларыбызны сөендереп, алар өчен күңел ачу чарасын үткәрүдә ярдәм күрсәткән иганәчеләребезгә: Фазыл Әгъләмов, Альберт Латыйпов, Булат Латыйпов, Рифат Мөхәммәтшин, Илнар Шәйхетдинов гаиләләренә зур рәхмәт, - диде Хәбир хәзрәт.

Бәйрәмнән һәрбер бала татлы бүләк белән китте. Әлеге чара Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга да багышланган.

Илсөяр Гайнетдинова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев