Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чирмешәндә инвалидлар җәмгыяте үзенчәлекле балалар өчен бәйрәм оештырды

Районның инвалидлар җәмгыяте, "Орион" яшьләр үзәге белән берлектә, Бөтендөнья гаилә көненә багышланган бәйрәм оештырды.

Район үзәгендәге кафеларның берсендә үткәрелгән чарага Лашман мәктәбенең коррекция сыйныфлары укучылары һәм аларның әти-әниләре чакырылган иде.

-Өлкәннәр һәм балалар уен программасында бик теләп катнаштылар, эстафеталарда көч сынаштылар, интеллектуаль уенда зирәклек күрсәттеләр, - диде район инвалидлар җәмгыяте рәисе урынбасары Ирина Митяева.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вазифаларын башкаручы Самат Хәйруллин һәм инвалидлар җәмгыяте рәисе Мәдинә Талипова кунакларны бәйрәм белән котлап истәлек бүләкләре тапшырдылар. Аларны сатып алуда хәйриячеләр дә ярдәм иткән.

Ә оештыручылар өчен иң яхшы бүләк-балаларның балкып торган күзләре һәм аларның әниләренең рәхмәтле елмаюлары булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев