Бүген Чирмешәндә авыл хуҗалыгы алдынгыларын хөрмәтләделәр
Район үзәгендәге кафеда мул табыннар белән әзерләнгән чара чын мәгънәсендә бик күп бүләкле бәйрәм булды.
Байтак якташларыбызга – авыл хуҗалыгы алдынгыларына, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының, район башлыгының Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары, бүләкләр тапшырылды. Уңганнарыбызны район башлыгы Рамил Айбатов, Казаннан килгән кунак – “Татагрохим” ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры Наил Гобәйдуллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Радик Назыйров тәбрикләп, игенчеләребезгә, терлекчеләребезгә хезмәтләре өчен рәхмәтләрен ирештерделәр.
ФОТОРЕПОРТАЖ
Марат Гомәров фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев