Бәркәтәдә, "югарочлар" - күрше-күлән очрашуга җыелган
Ут күршебез Рамилә белән бу турыда күптән хыялланган идек инде. Авылда Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм иткән көнне берничә гаилә күрше-күлән, бик матур итеп кич утырганнан бирле.
Ниһаять, бу җәйдә теләгебез тормышка ашты. Август азагының бер шимбәсендә тирә-юнь күрше-күлән җыелышып, тансык очрашу үткәрдек. Көне дә, заказ биреп алгандай, искиткеч ямьле, кояшлы иде. Авылга алданрак кайткан егетләребез Равил, Рамил, Габдрәшит, Наилләр ялт иттереп урамга, яшел чирәм өстенә өстәл-эскәмияләр тезеп куйдылар. Ул арада төрле яклардан чакыруны алган башка күршеләр дә җыела башлады. Берсе дә буш кул белән кайтмаган. Өстәлләр бик тиз тәм-том белән тулды. Тирәбез күңелле ыгы-зыгыга күмелде. Ул күрешү, ул кочаклашу, ул елашу... Арабызда дистә еллар күрешмәгән күршеләребез дә бар иде бит.
Мәҗлеснең башында шушы ике-өч тыкрык арасындагы бергә яшәгән, бергә уйнап үскән барлык күршеләребезне - мәрхүмнәрен дә (рухлары шат булсын, дога булып барсын), исәннәрен дә - йорт борынча барлап чыктык. Кайсы гына йортка тукталма, күңелләрдә күпме хатирәләр яңара! Узышып-узышып истәлекләргә кереп китәбез дә, әле моңаешабыз, әле көлешәбез.
Уңган егетләребез кай арада шашлык та пешереп өлгертте. Озын торбасыннан төтенен бөрки-бөрки, чып-чын күмер самоварыбыз кайнап чыкты. Чәйнекләрдәге үлән чәйләренең тәмле исе бөтен урамга таралды.
Сый-нигъмәт, истәлек-хатирәләр, җыр-бию, уен-көлке белән вакыт үткәнен дә сизмәдек. Көн кичкә дә авышты, кичне төн дә алыштырды. Бала чакларыбызда уйнаган уеннар да онытылмаган икән әле. Иңнәрдән дистә елларны алып ыргытып, батыраеп, аларын уйнап караучылар да табылды. Алдынгы технологияләр заманы бит – ул арада бәйрәмебез фотолары ватсаптагы авылдашлар группасына да барып иреште. Аннан безне канатландырып: “Афәрин, югарочлар! Барыбызга да үрнәк күрсәтәсез!”- кебек хәбәрләр ява башлады.
Ерак кардәштән тату күрше яхшы, диләр. Безгә, авыл кешеләренә бигрәк тә туры килә бу мәкаль. Чөнки, авыл халкы гомер-гомергә күршесе белән керешеп-чыгышып, барын бергә, югын уртак итеп яшәгән. Ерактан хатлар язганда иң беренче күрше-күләнгә сәлам юллана иде элгәре. Хәзер дә, шалтыратканда, күршеләр ничек, исән-саулармы, дими калмыйбыз. Туган Бәркәтәбезнең урта урамындагы җаннарга бигрәк тә якын почмагында узган әлеге тансык очрашу бу матур мөнәсәбәтләрне кабат яңартты. Инде күптән бер-беребездән еракларда яшәсәк тә, йөрәкләребез һаман бергә, ә үзебез һаман да шул якын күршеләр икәнбез бит!..
Бәйрәм тәмамланды, без таралыштык. Әмма, күңелләребез бергә калды. Саубуллашканда кабат югалышмаска, электәгечә кайгыларда ярдәмләшеп, шатлыкларны уртаклашып яшәргә сөйләштек. Ватсапта “Күршекәйләр” группасы ачып җибәрдек тә, рәхәтләнеп аралашабыз хәзер. Ишетми калган, ишетеп тә кайта, килә алмаган күршеләребезне барлыйбыз. Яңа очрашуларга планнар корабыз.
Рәсимә Мәгъсумова.
Бәркәтә - Чаллы
Автор фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев