Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Бәйрәмнәр

Бәркәтә Сабан туена рәхим итегез!

Кадерле авылдашлар, райондашлар, якташлар! 2017 елның 16 июлендә сәгать 11дә барыгызны да Бәркәтәгә -"Авыл көне"нә көтәбез. Бәйрәм Сабантуй мәйданында үтәчәк. Бәйрәм уңаеннан иң биек пешкән авыл ипиенә һәм иң матур чигелгән сөлгегә бәйгеләр игълан ителә. Анда һәркем катнаша ала. Программага: ат чабышы, колгага менү, капчык сугышы, капчык киеп йөгерү, аркан...

Кадерле авылдашлар, райондашлар, якташлар!

2017 елның 16 июлендә сәгать 11дә барыгызны да Бәркәтәгә -"Авыл көне"нә көтәбез. Бәйрәм Сабантуй мәйданында үтәчәк.

Бәйрәм уңаеннан иң биек пешкән авыл ипиенә һәм иң матур чигелгән сөлгегә бәйгеләр игълан ителә. Анда һәркем катнаша ала.

Программага: ат чабышы, колгага менү, капчык сугышы, капчык киеп йөгерү, аркан тартышу, милли көрәш, кәҗә саву, җеп эрләү, миннек бәйләү һәм башка кызыклы уеннар кертелгән.

Татар эстрадасы артисты, юморист Ирек Зарипов ( Яр Чаллы) ике җырчысы белән, шулай ук авыл үзешчәннәре бәйрәмне онытылмаслык итәчәк.

Барыгызны да "Авыл көне"нә көтеп,

бәйрәмебезнең иганәчеләре һәм Бәркәтә авыл җирлеге Советы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined