Бик килешә сезгә чал чәчләр
Өлкәннәр көне уңаеннан, "Шатлык" ашхәнәсендә көйләнгән бәйрәм табынына 80ләп райондашыбызны дәшеп кадер-хөрмәт күрсәттеләр. Өстәл тулы нигъмәт, җыр-музыка, бәйрәм күчтәнәче - барысы да кунаклар өчен иде. Һай, бу гомернең узуы! Ник дисәң, кунакларның күбесе әле кайчан гына җир җимертеп эшләгән терлекче, механизатор, чөгендер игүче, укытучы, җитәкче булып эшләгән таныш абый-апалар. Алар...
Өлкәннәр көне уңаеннан, "Шатлык" ашхәнәсендә көйләнгән бәйрәм табынына 80ләп райондашыбызны дәшеп кадер-хөрмәт күрсәттеләр. Өстәл тулы нигъмәт, җыр-музыка, бәйрәм күчтәнәче - барысы да кунаклар өчен иде.
Һай, бу гомернең узуы! Ник дисәң, кунакларның күбесе әле кайчан гына җир җимертеп эшләгән терлекче, механизатор, чөгендер игүче, укытучы, җитәкче булып эшләгән таныш абый-апалар. Алар да әбиләр, бабайлар булган, күбесе оныклар, хәтта оныкларының балаларын үстерешә.
Үзләре олыгаерга ашыкмыйлар бугай үзе. Әнә танышларын, дус-ишләрен күргәч, ничек яшәреп, көлешеп, елмаешып үткәннәрне искә төшерәләр. Күбесе бер чор кешеләре бит: сөйләшер сүзләр бетәрлек түгел.
Галимҗан абый Кәримов Бәркәтә авылы ветеринария пунктының баш врачы булып эшләгән - 38(!) ел. Хәзер дә тик тормый икән әле ветеран, гаиләсе белән мөгезле эре терлекләр үрчетү буенча крестьян-фермер хуҗалыгы оештырып җибәргән. 9 гектар җир биләмәсе бар, азыкны шунда үстерәләр.
-Туймадыгызмы соң мал карап? - дим Галимҗан абыйга.
-Юк, аякта булганда, хәрәкәтләнәбез әле. Эшләмәсәм, чирлим мин. Күңел һаман яшь бит, ә артка борылып карасаң, күпме гомер узган, - ди әңгәмәдәшем.
Галимҗан абыйга һәм район кулланучылар җәмгыятендә эшләгән Шамил абый Ихсановка бу көнне район башлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды.
Бәйрәмгә Чирмешәннән Мария Барзанова да килгән. Тумышы белән күрше Шентала районы Подлесная Андреевка авылыннан ул. Кыргызстанда яшәгән, күп еллар укытучы булып эшләгән. Мария Петровна чәчәкләр, җиләк-җимеш үстерергә хирыс. Гаделлекне яратучы, пөхтә, ачык күңелле кеше диләр аның хакында.
Рәсимә апа Хәйруллинаны да белмәгән кеше юктыр районда. Ул Туймәттә балалар бакчасы мөдире булып эшләде. Әле дә тынгынсыз, энергиясе ташып торган иҗади шәхес.
Күтәмәдән Александр Семайкин заманында механизатор, колхоз рәисе, мәдәният йорты директоры да булып хезмәт куйган. Туган авылы хакында тарихи китап бастырып чыгаруы - тагын бер мактаулы гамәл. Бәркәтәдән Габдерафик Галиев өч ятим малайны тәрбиягә алып үстергән олы йөрәкле зат.
Безнең хезмәттәшебез Кәримә Гариф кызы Талипованың да кунаклар арасында булуы икеләтә сөенчечле. Ул 41(!) ел район газетасында хезмәт куя. Остазыбыз әле дә яшьләр белән бер сафта.
Кунакларның һәрберсе хакында болай язып чыгу мөмкин эш түгел, әлбәттә. Һәрхәлдә, аларның барысы да җылы сүзләргә, хөрмәткә лаек. Исән-сау гына булыгыз, ветераннар!
Табын кунакларын район җитәкчелеге исеменнән район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина, район башкарма комитеты җитәкчесе Фаяс Минһаҗевлар тәбрикләде.
-Сез төрле авырлыкларны күреп тә, сынмагансыз, сыгылмагансыз - намуслы, горур буын. Сезгә һәм районның барлык өлкәннәренә исәнлек телибез, - диделәр алар.
Мәгълүм булганча, Өлкәннәр көне Берләшкән Милләтләр Оешмасы карары белән 1990 елда кабул ителгән. Ул 1 октябрьдә уздырыла. 1992 елдан башлап, әлеге көн Россиядә дә бәйрәм ителә. Бу әти-әниләребезгә, әби-бабайларга - дөньяның ачысын-төчесен татыган олы буынга хөрмәт билгесе.
Бүген районда беркеме дә булмаган, ялгыз яшәүче 208 әби-бабай бар. Аларга да район башлыгы Фердинат Дәүләтшин исеменнән бәйрәм күчтәнәчләре таратылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев