Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Иске Үтәмештән Бибиҗиһан әби яңа телефонлы булды

Хәзер ул балалары, якыннары белән яңа телефоннан шалтыратып сөйләшәчәк. Заманча, кәрәзле бу телефонны оныклары Бибиҗиһан әбигә 90 яшьлек юбилее уңаеннан бүләк иткәннәр.

- Мине зурлаган һәркемгә зур рәхмәт, - диде Иске Үтәмештә гомер итүче Бибиҗиһан Гатауллина, бүген үзләрендә үткән бәйрәм мәҗлесендә. – Колхозда эшләгәндә дә гел бүләк бирәләр иде. Бер елны чөгендер алыннарын яхшы бәяләп, колхоз рәисе, эшкә барган чакта, урамда ук кул сәгате тапшырды.

Әлеге бүләк ветеранның Яр Чаллыда яшәүче кызы Тәнзиләдә кадерле истәлек булып һаман саклана икән.

Аның 60 елдан күбрәк гомере Иске Үтәмештә узган. Югары Чегодайның уңган, чибәр кызын Сабирҗан абзый артык нужа күрсәтмичә яшәтә.

- Картымның бөтен эшкә осталыгы бар иде, ул колхозда такта да ярдырды, - диде Бибиҗиһан әби. – Сыер, сарыклар да асрадык. Бер йортны туздырып, 50 еллар элек яңасын салдык. Үзбәкстанга, Мәскәүгә, Казанга да бардык, дөнья күрдек, кунак булдык.

Яшь чагында аш-суга бик оста Бибиҗиһан Рәхимҗан кызы әле дә маһы бирми, үз рецепты буенча бик тәмле коймак пешерә. Бакчаларын да карап әйләнә ветеран. Дөрес, яшелчә, җиләк-җимеш утырту, чәчү, карау балалары кайгыртуында. Барын да үзләре белеп эшлиләр, өйрәтәсе түгел. Ялгыз яшәүче әниләре янына еш кайталар алар. Кызы Тәнзилә гаиләсе – Яр Чаллыда, улы Хәсән, кызы Галияләр -  Әлмәттә, Миңнегөлләр Яр Чаллыда яшиләр.

- Алтын кеше безнең әни, - диләр алар. – Гади, сабыр да ул, зарлана белми.

Юбилярны районнан да килеп котладылар. Социаль яклау бүлеге җитәкчесе Рушания Әхмәдуллина, Иске Үтәмеш авыл җирлеге башлыгы Рәфис Мингулов Бибиҗиһан Гатауллинаны үзләре, район башлыгы исеменнән дә котлап, истәлек бүләге тапшырдылар, саулык, озын гомер теләделәр.

- Андый әбиләр аз, - диде социаль хезмәткәр Римма Вильданова. – Ипле кеше.

Бүген Иске Үтәмешнең Мичурин урамындагы бу нурлы өйдә әллә ничә тапкыр табын көйләделәр, кунакларны тәмле ризыклар белән сыйладылар.

- Тормышым, Аллаһыга шөкер, зарланырлык түгел, - диде әле генә күзлек киеп укый башлаган юбиляр. – Балаларыма рәхмәтем чиксез. Күршеләремнән дә зыян күргәнем юк, бик яхшылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев