Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Бөек Җиңүдә Чирмешән тыл хезмәтчәннәренең дә өлеше зур

Мордва Афонькәсеннән Мария Арзамасова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Бу көнне алар гаиләсендә кунаклар күп булды, юбилярны бәйрәме белән котларга район башлыгы Фердинат Дәүләтшин да килде. Ул Мария Тереньевнага бүләкләр тапшырды, Россия Президенты Владимир Путинның да котлауларын җиткерде. Мордва Афонькәсендә туган якташыбыз картлык көненә кадәр туган авылында яши. Гомере буе...

Мордва Афонькәсеннән Мария Арзамасова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Бу көнне алар гаиләсендә кунаклар күп булды, юбилярны бәйрәме белән котларга район башлыгы Фердинат Дәүләтшин да килде. Ул Мария Тереньевнага бүләкләр тапшырды, Россия Президенты Владимир Путинның да котлауларын җиткерде.

Мордва Афонькәсендә туган якташыбыз картлык көненә кадәр туган авылында яши. Гомере буе "Восход" колхозында эшли: сыер да сава, бозаулар да карый. Бүген иде исәнлеге мактанырлык булмаса да Мария Терентьевна тормышыннан зарланмый, кызы һәм кияве тәрбиясендә матур картлык кичерә. Аны олы бәйрәме белән өч кызы, улы , килен-кияүләре, 9 оныгы да котлый.
Мария бик иртә ятимлек ачысын татый: 8 яшендә әтисез, 12 яшендә әнисез дә кала, үги әтисе тәрбиясендә үсә. Бөек Ватан сугышы да яшүсмернең язмышында эзсез үтми. Ире - Александр Михайлович белән дә тигез гомер кичерү язмаган була, 48 яшендә үк гомере өзелә. Мария ялгызы балаларын үстереп олы тормышка чыгара.
Чирмешәндә туып үскән, соңгы елларда өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында гомер итүче Александра Кузинага да 90 яшь тулды. Язның матур көнендә юбилеен билгеләп үтүче якташыбызны гомер бәйрәме белән район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина котлады, бүләкләр тапшырды.
Башка яшьтәшләре кебек, Александра Владимировнаның да яшьлек еллары авыр сугыш елларына туры килә. Бөек Ватан сугышы башланганда әле 16 яшен яңа гына тутырган кызга ир-ат эшен дә ышанып тапшыралар: трактор да йөртә, сыер да сава ул. Тамаклары туйганчы ашарларына булмаса да, иртә таңнан караңгы кичкә кадәр эшли тылдагы халык, фронт өчен, җиңү өчен тырышалар.
Алар гаиләдә 6 бала үсәләр, кызганыч, әтиләренә яу кырыннан әйләнеп кайту насыйп булмый. Александра бәхетне читтән эзләми, 41 елдан артык "Красный Октябрь" колхозында эшләп лаеклы ялга чыга. А. Кузина тормышка да чыкмый, балалары да юк.
-Сугыш чорында, аннан соңгы елларда да берәүгә дә җиңел булмады, шатлыкларны һәм кайгыларны да бүлешеп, бер-беребезгә ярдәм итеп яшәдек, - ди Александра Владимировна. - Эшләгәнне күрә белделәр, фидакарь хезмәт өчен медальләрем дә бар.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшанские новости Бөек Җиңүгә 70 ел тула