Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Бәйрәмнәр

Бәркәтәдә алтын тешле бабайларны эзләделәр

Бәркәтәдә Авыл көне генә түгел, Сабан туе, дуслар, сыйныфташлар, туганнар очрашуы да булды бу көнне.

Авылның иң өлкән кешеләренең берсе, быел 90 яшен тутыручы Минвәли Зәйдуллинның да бу көнне өе шау-гөр килеп торды: бәйрәмгә балалары, оныклары, оныкчыклары, кияү-киленнәре җыелган.   

-Мин гаиләм белән Түбән Кәминкә авылында яшим, - ди Минвәли бабайның кызы Гөлсинә Мусина. - Бер күрешү - бер гомер бит, шуның өчен ел саен бөтен туганнар җыелышабыз, әтиебезне дә мәйдан карарга алып төштек. Бәйрәм бик күркәм, күңелле, рәхмәт оештыручыларга, халык күңелен күрү өчен тырышканнар.

Бәйрәм тантанасын ачып җибәреп, кайткан кунакларны, авыл халкын район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Җамалетдинов, авыл җирлеге башлыгы Ринат Сибгатуллин, авыл имамы Илдар Абдуллин котлады.

-Авыл көне бөтен якташларны, читтә яшәүче туганнарны, дусларны, кардәшләрне берләштерә. Әлеге бәйрәм гаҗәеп атмосферасы белән үзенә җәлеп итә. Авыл көненең һәркем өчен якты, уңай кичерешләре белән истә калырлык булуын телим. Барыгызга да чын күңелдән сәламәтлек, бәхет, иминлек телим, - диде Илнур Минсәгыйть улы.

Чараның тантаналы өлешендә авылның иң өлкән һәм иң яшь кешеләрен, шулай ук уллары, ирләре махсус хәрби операциядә катнашкан якташларны, бәйрәмгә милли киемнән килгән авылдашларны хөрмәтләделәр. “Андреевка” җәмгыяте җитәкчелеге үзләрендә эшләүче бәркәтәлеләрне бүләкләде.

Менә мәйданда уеннар да башланды. Үткән елда 89 яшьлек Саимә апа Сабирова ярышлардан читтә калмады, дип язган идек. Якташыбыз быел да сынатмады, яшьләрдән бер дә калышмыйча чиләк-көянтә белән мәйданны әйләнеп килде. Саимә апаны милли рухта киенеп килгәне өчен дә бүләкләделәр.

Чүлмәк вату, гер күтәрү, аркан тартышу кебек Сабан туеның традицион уеннарыннан тыш, быелгысында үзгәрешләр дә булды. Әйтик квест-уенда кызлар мәйданда алтын тешле бабайларны да эзләделәр. Гомумән, олысы-кечесе уеннарның барысында да актив катнаштылар. Авылдашлар бу көнне рәхәтләнеп күңел ачты, ял итте. Артистларның чыгышлары да күпләрнең күңеленә хуш килгәндер.

Илсөяр Гайнетдинова фотолары һәм видеосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев